Гомумән алганда, мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә илнең 83 төбәгеннән 881 проект ярдәм алды. Конкурсның беренче этабында Башкортстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Белгород өлкәсеннән генә калышып, 344 гариза тапшырган иде.Республикабыз җиңүчеләре арасында 9 муниципаль учреждение, 7 проектны коммерциягә карамаган берләшмәләр җибәргән."Педагог һәм остаз елы"нда "Мәгариф һәм остазлык проектлары" тематик юнәлеше лидерлык позициясен алып тора, аның буенча 199 башлангыч хупланган, шуларның 13е – Башкортстан проектлары. Алар арасында - балалар өчен белем бирү анимация проекты, Русиянең күчмә халыклары торакларының мобиль күргәзмәсе, үткән еллар һәм хәзерге заман геройларының батырлыклары турында мәгърифәтчелек проекты."Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә грант ярдәме - җәмгыятьне үстерүнең, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең мөһим коралы. Болар барысы да күпмилләтле илебезнең мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Башкортстан Республикасыннан сенатор буларак, республикабыз проектларының гореф-гадәтләргә, туган телгә һәм мәдәнияткә карата җылылык һәм мәхәббәт белән аерылып торуын билгеләп үтү бик куанычлы булды», - дип ассызыклады Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова.Хәзерге вакытта конкурсның икенче этабына гаризалар кабул ителә, ул 20 мартта тәмамланачак.Фото: kamazori.ru