Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Улларыммы сурәттә?

Балачак хыялларымның берсе – рәссам булу иде. Ул тормышка ашмады, шулай да язмышымда матур эз калдырды. Мәктәптә укыганда стена гәзите рәссамы булдым. Күп кенә рәсемнәрем балалар гәзит-журналларында басылып чыга иде. Саргаеп беткән гәзит битләрендәге рәсемнәрем әле дә саклана, чөнки алар минем өчен кадерле истәлек. Күптән түгел шул рәсемнәремне карап утырганда, очраклы гына берсенә күзем төште. Менә ул – “Башкортостан пионеры” гәзитенең 1979 елгы 21 декабрь санында басылып чыккан “Концерт куябыз” дип исемләнгән рәсем. Сурәттә ике малай сәхнәдә төшерелгән. Берсе гитара чиртә, икенчесе курайда уйный. Шушы ике музыкант каян башыма килгәндер, белмим. Мин ул вакытта нибары 5нче сыйныф укучысы. Бүген инде төп-төгәл 43 ел гомер үткән. Рәсемгә карагач, башымны кинәт бер уй ярып үтте – шушы ике музыкант – минем улларым түгелме соң?! Курайда уйнаганы – өлкән улым Юнир, гитара чиртеп торганы – кече улым Булат. Психологиядә хәзер бер сүз бик модада – визуальләштерү. Ягъни, берәр хәлне чынбарлык итеп күз алдына китерсәң, тормышта нәкъ шулай була да. Димәк, туачак музыкант улларымны мин бишенче сыйныфта ук визуальләштереп куйганмын булып чыга! Өлкән улым Юнир – профессиональ музыкант. Баян классы буенча сәнгать институтын тәмамлады, ике югары белеме бар. Кубызда, башкорт һәм татар кураенда уйный, бәйрәм чараларында еш катнаша. Кече улым Булат сәнгать буенча укымады. Башта Уфа нефть техник университетында белем алды. Шуннан, бу һөнәр минеке түгел дип, быел икенче вузга имтиханнарын уңышлы тапшырып, читтән торып геодезия белгечлегенә укый башлады. Кайда гына барса да, гитарасы үзе белән. Менә шулай балаларыбыз музыкантлар дип горурланып әйтә алам. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Без – әти-әнисе – Туймазы татар дәүләт драма театрының беренче артистлары. Ул коллективта беренче булып гаилә учагы кабызучылар. Балаларны кечкенә чакларында еш кына үзебез белән театрга йөртә идек. Репетицияләр, спектакльләр карап, сәнгать һавасын сулап үсте алар. Мин үзем 1999 елда коллективта беренчеләрдән булып Башкортстанның атказанган артисты исемен алдым. Театрда эшләгәндә күп спектакльләрдә төп рольләрне башкардым. Еш кына шәһәр, район, республика күләмендәге бәйрәм чараларының алыштыргысыз алып баручысы булдым. Профессиональ сәхнәдә алган тәҗрибә миңа гомер буе шәхси тормышымда ярдәм итә. 56 яшьтә булуыма карамастан, һаман да бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә алып баручы итеп чакыралар. Ике һөнәр иясе – актерлык осталыгы һәм филолог булуым рәхәтләнеп йөзеп эшләргә булышлык итә. Аллаһка шөкер, егерме елга якын татар, башкорт, урыс телләрендә бәйрәм кичәләре алып барам. Республикадан читтә дә, Ырынбур, Самара өлкәләрендә, Мари Эл, Татарстан республикаларында, хәтта Мәскәүдә өч тапкыр бәйрәмнәр үткәрдем.Хатыныма килгәндә, Лира Туймазы театры ачылганнан алып бүгенге көнгә кадәр Театрга тугры хезмәт итә. Менә 30 елдан артык ул театр сәхнәсендә. Шушы вакыт эчендә күпме рольләр чыгарылган, күпме юллар үтелгән. Театр тормышындагы яңалыклар, үсеш-үзгәрешләр турында бик күп мәгълүмат туплаган шәхес ул. Сайлаган һөнәренә тугры калып, бүген дә яраткан тамашачысы каршысына чыга. Күпсанлы грамоталар, бүләкләр арасында иң кадерлесе – тамашачы сөюе. Шуның белән бик бәхетле актриса ул. Эш тәмамланып, театр ишеген япкач, яраткан гаиләсе янына ашкына һәм рәхәтләнеп үз туган телендә сөйләшә. Аның яраткан шигаре бар: “Антка тугры калсаң – шул җитә...” Лира – Башкортстанның атказанган артисты. Яз башы... Ике улым – ике канатым бүген ике якта гастрольдә. Юнир Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зарипов төркеме белән бер төбәктә гастрольдә. Булат улым башта Фирдүс Тямаев командасы белән Казан, Нурлатта чыгыш ясаган иде, бүген – бик популяр җырчылар Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар төркемендә гитарачы.Малай чакта төшергән сурәт исемә төшә. Сурәт “Концерт куябыз” дип атала... Венер СӨЛӘЙМАНОВ, Башкортстанның атказанган артисты. Фото гаилә архивыннан.