Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, быелның июненнән башлап 3 яше тулмаган балаларга ана капиталы акчасыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр акчаларын һәр айның 5 нче көнендә ала башлаячак. Акча агымдагы ай өчен түгел, ә алдагы ай өчен түләнәчәк. Татарстанда апрель өчен түләүләр 14 апрельдә гамәлгә ашырылачак. Ягъни мартта түләүләр март ае өчен, апрельдә - апрель өчен түләнә.
Июньнән яңа кагыйдәләр кулланыла башлаячак, һәм илнең теләсә кайсы ноктасында гаиләләргә түләүләр бер көнне - айның 5 нче числосында киләчәк. Беренче тапкыр гаиләләргә пособие май ае өчен 5 июньдә күчәчәк. "Пособие түләүнең бердәм көненә күчү автомат рәвештә башкарыла, ата-аналарга моның белән бәйле рәвештә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Гаиләләрне үзгәрешләр хакында кисәтү максатында, социаль фонд бүлекчәләре март ахырына кадәр түләүләрнең бердәм даталары турында хәбәрнамәләр тарата башлаячак”, - дип билг