Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче һәм авыл җирлегендә урнашкан медицина оешмаларына 38 меңнән артык җиһаз, 2,8 меңнән артык автомобиль, 500дән артык күчмә медицина комплексы сатып алу каралган. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты чараларын үз вакытында гамәлгә ашыру белән бәйле хәлне аерым контрольдә тота һәм атна саен министрлыкның оператив штабы утырышлары кысаларында төбәкләрнең докладларын тыңлый. Үткән ел нәтиҗәләре буенча гомумдәүләт проекты кысаларында 825 яңа сәламәтлек саклау объекты булдырылган, 1200дән артыгы ремонтланган; 33 мең берәмлектән артык медицина җиһазы һәм 4 меңнән артык автомобиль сатып алынган. 12 меңнән артык санитар авиация очышлары башкарылган, 16 меңнән артык пациент эвакуацияләнгән.Үткән елда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның максатлы күрсәткеченә ирешелгән — 98 процент.