Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Раевка дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Мондый аппаратлар – бүгенге медицинада операция бүлмәләренең аерылгысыз өлеше. Алар хирургик чаралар вакытында еш кулланыла, наркозның тирәнлеген һәм пациентның халәтен хатасыз бәяләргә мөмкинлек бирә. Мондый аппаратлар пациент үзе сулау сәләтен өлешчә яисә тулысынча югалткан очракта да кулланыла. “Хәзер беренчел звеноны модернизацияләү программасы ярдәмендә Раевка дәваханәсенең операцион блогы ашыгыч һәм планлы операцияләр үткәрү өчен бик кирәкле заманча аппаратлар белән җиһазландырылды”, — ди Раевка үзәк район дәваханәсенең баш табибы Венер Изикаев. Алынган җиһазларның гомум бәясе — 8,4 миллион сум, дип билгелиләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Яңа аппаратларны сатып алу «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасы ярдәмендә мөмкин булды. Фото: “https://bash.news/”