Килешү «Башкортстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе» һәм «Дәүләт туристик компаниясе» туроператоры арасында төзелгән. Автобусның бәясе 11,52 миллион сум тәшкил итә.Лизинг ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты һәм «Башкортстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмны үстерү» дәүләт программасы кысаларында күрсәтелде."YUTONG" маркалы туристик автобус 53 урынга исәпләнгән һәм туристларны ерак араларга йөртү өчен тулысынча яраклаштырылган. «Дәүләт туристик компаниясе» белән ташламалы лизинг килешүе еллык 8 процент ставкасы буенча 60 айга төзелгән.Фото: pravitelstvorb.ru