Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Остеохондроз, алкоголизм белән армиягә алмыйлар

Кызганычка каршы, хәрби комиссариат комиссиясендәге табиблар һәрвакытта да алар аша үткән һәркемнең шикаятьләренә җитәрлек вакыт һәм игътибар бирә алмый. Шуңа күрә аның турында шикле нәтиҗә ясалырга мөмкин дип курыккан кешеләргә үзләрен үзләре кайгыртырга һәм сәламәтлекләрен алдан тикшертергә кирәк.Беренче эш итеп табибка мөрәҗәгать итү һәм ул билгеләгән барлык тикшеренүләрне башкару зарур. Түләүле белгечкә дә, үз поликлиникаңа участок терапевтына да барырга мөмкин. Терапевтка призывник үзенең барлык зарларын, симптомнарын әйтә һәм доктор аңа анализлар тапшыру билгели."Авырулар расписаниесе"ндә рак, йөрәк авырулары кебек куркыныч авырулар да, беренче карашка сәламәтлек белән бәйле кечкенә проблемалар да бар. Хәтта баш авыртуы, мәсәлән, мигрень булса да, махсус исәптән төшерү өчен нигез булып хезмәт итә ала. Документларда барлык локализацияләр буенча, баштан үкчәгә кадәр барлык авыртулар язылган булырга тиеш.Армиягә кеше яссытабанлык белән дә, остеохондроз белән дә (аның билгеле бер агымы булганда) алынырга тиеш түгел, әмма остеохондроз һәркемдә диярлек бар. Һәм, гадәттә, кешене армиягә алмаслык дәрәҗәдә авыр формада түгел, шуңа күрә табиблар диагноз куярга теләмәгән күпчелек неврологик проблемаларны «остеохондроз» дип язып куя.Кайвакыт хәтта хастаханәгә күпсанлы мөрәҗәгатьләр дә "хәрби хезмәткә яраксыз" категориясен алу өчен нигез булып тормый."Мәсәлән, гастрит, панкреатит, холецистит кебек ашказаны-эчәк авырулары белән, гадәттә, армиягә алалар, чөнки авырулар расписаниесендә кеше отсрочка алу өчен ике ай стационарда булырга тиеш, дигән пункт бар. Бер генә дәваханә дә кешене мондый срокка яткырмый, - ди белгечләр. - "Артериаль гипертензия", яки гипертоник авыру диагнозларын да бик куярга тырышмыйлар. Монда да кешенең үзенең ныкышмалылыгы таләп ителә".Моннан тыш, хроник алкоголизмлы кешеләр армиядә хезмәт итү өчен яраксыз булырга мөмкин. Дөрес, бу диагнозны табиб-нарколог куярга тиеш.Фото: mius-media.ru