Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Батырның гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәк

Әтисе Фирдәвес Салих улы, әнисе Гөлфинә Гафур кызы, хатыны Ләйсән Рауил кызы, хәрби хезмәткәрнең кызлары Линиза һәм Аделина белән аралашканда Радий Хәбиров кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде һәм республиканың герой гаиләсенә ярдәм итәчәген билгеләп үтте. - Улыгыз, ирегез һәм әтиегез турындагы истәлек һәрчак безнең күңелләрдә яшәячәк. Хәрби бурычларын намус белән үтәгән барлык һәлак булган егетләр кебек үк. Борай районы хакимиятенә Илнурның истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кушам. Муниципалитетның һәрвакыт гаилә белән бәйле булуы, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүе бик мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru