Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы Русия Спорт министрлыгына 2023 елда Уфада Уеннарны уздыру карары өчен рәхмәт белдерде. - Безнең республика халыкара ярышлар уздыру буенча шактый тәҗрибәгә ия. Без спорт инфраструктурасын яхшы темплар белән үстерәбез. Русия Президенты йөкләве буенча без легендар спортчы Светлана Хоркина исемен йөртүче гимнастика үзәген төзедек. Күптән түгел генә ябык футбол манежы эшли башлады. Ә муниципалитетларда ишкәк каналы, көрәш сарае, фехтование үзәге һәм күп кенә объектлар төзибез. Болар барысы да безгә иң югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын кабул итәргә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Төбәк җитәкчесе өстәвенчә, Русия атлетларының берничә халыкара ярышларда катнашуы чикләнүгә карамастан, күп санлы чит ил дәүләтләре һәм спортчылары илебез белән хезмәттәшлек итәргә тели. Русия спорт министры урынбасары Одес Байсолтанов республика җитәкчелегенә уеннарны әзерләү буенча зур оештыру эше өчен рәхмәт белдерде. - Спортчыларыбыз өчен ярышлар практикасын саклап калу максатыннан, без әлеге масштаблы ярышларны үткәрү инициативасын куйдык. Башкортстан ягыннан җаваплы караш аларны мөмкин кадәр яхшы үткәрергә мөмкинлек бирер дип ышанам. Моңа шик юк, – дип ассызыклады Одес Байсолтанов. Әзерлек чаралары планын гамәлгә ашыру турында төбәкнең спорт министры Руслан Хәбибов тулырак сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, "Без бергә. Спорт" сурдлимпиялеләрнең җәйге уеннары 6 мәйданчыкта узачак. Якын арада уеннарда катнашучылар, аларның тренерлары һәм озата баручылар өчен кунакханә фонды, транспорт билгеләнәчәк һәм логистик маршрутлар эшләнәчәк. Ярышлар мәйданчыкларында 500дән артык судья, 50 сурдотәрҗемәче һәм 200гә якын волонтер эшләячәк. Фото: glavarb.ru