Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан - спорт төбәге

- Хөрмәтле Одес Хасаевич! Сезне Башкортстанда күрүебезгә бик шатмын. Бүген бездә бай программа. Без сезнең белән "Без бергә" җәйге Сурдлимпия уеннарын оештыру комитетының беренче утырышын уздырачакбыз. Республикада спорт инфраструктурасы үсеш алган, мондый масштаблы ярышларны кабул итү - безнең өчен зур хөрмәт.Шуннан соң Борай районында яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексын карап чыгу мөмкинлеге булачак. Авыл өчен мондый объектлар бик мөһим. Башкортстанда авыл халкының зур өлеше яши - 1,7 млн. кеше. Без һәр авылда диярлек спорт инфраструктурасы булдырырга тырышабыз.- Рәхмәт Радий Фәрит улы! Борай авылында шундый заманча спорт комплексы ачылу бик куанычлы. Русия спорты кичергән моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы кысаларында, беренче чиратта, төбәк спорт инфраструктурасын үстерергә кирәк. Безнең халыкка спортчылар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын һәм спорт белән тулысынча шөгыльләнә алсын өчен. Республиканың бу юнәлештә нәрсә эшләве хөрмәт уята.Башкортстанда спортны үстерү белән планлы рәвештә шөгыльләнәләр. Без тармак министрлыгында моны бик яхшы күрәбез. Һәм шуны беләбез: әгәр дә спорт чарасы биредә уза икән, ул иң югары дәрәҗәдә узачак, моңа шик юк. Шуңа күрә мондый күпкырлы эш өчен аерым рәхмәт, - диде Одес Байсолтанов