Бу көннәрдә конкурсантлар башкаланың төрле мәктәпләрендә сынау этаплары үтә. Кичә республика бәйгесенең көндезге этабы башланды.“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында катнашучы 14 укытучының 7се кичә, калганнары бүген Уфаның 65нче Татар гимназиясендә бәйгенең “Укытучы-профи” дип аталган турында ачык дәрес күрсәтте. Кичә Диләрә Йосыпова (Уфаның 127нче мәктәбе) , Зөлфия Якупова (Кушнаренко районы, Кушнаренко авылының Советлар Союзы Герое В. Д. Паширов исемендәге 1нче мәктәбе), Дамира Хөснетдинова (Краснокама районы, Яңа Бөртек мәктәбе), Алия Шәфыйкова (Нефтекама шәһәренең 2нче мәктәбе), Айгөл Шәрәпова (Әлшәй районы, Русия Герое Р. Р. Ихсанов исемендәге Түбән Әврез мәктәбе), Гөлназ Кунакбаева (Дүртөйле районы, Иске Баеш мәктәбе) Илшат Миңнегалиев (Стәрлетамак шәһәренең 20нче мәктәбе) гимназия укучылары белән бик кызыклы дәресләр үткәрде. Бүген исә жюри игътибарына Зөлфия Мансурова (Бүздәк районы, Каран мәктәбе), Лилия Вәлиева (Аскын районы, Кышлау-Елга мәктәбе), Резеда Гаянова (Борай районы, Борай авылының 1нче урта мәктәбе), Ләйсән Гыйзетдинова (Уфаның 84нче Татар гимназиясе), Эльза Закирҗанова (Караидел районы, Яугилде мәктәбе), Айгөл Махиянова (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының М. Абдуллин исемендәге 1нче мәктәбе), Гөлнур Трофимова (Бакалы районы, Иске Әҗми мәктәбе) ачык дәресләр тәкъдим итте. “Барлык дәресләр дә оешканлык белән үтте. 65нче Татар гимназиясе укучылары белән ерак районнардан килгән укытучылар арасында тыгыз бәйләнеш урнашуы күренеп тора иде”, — ди жюри әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, доцент Илдус Фазлетдинов. Читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар осталык дәресен һәм тәрбия сәгатен жюри хөкеменә чыгарырга тиеш. “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының призерлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының жюри комиссиясен М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов һәм Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов җитәкли. “Ел укытучысы”ның исеме 24 мартта игълан ителергә тиеш. Барлык конкурсантларга уңышлар телибез! Илдус Фазлетдинов фотосы.