Бүген кибет киштәләрендә нинди генә орлык юк: күзләр камаша. Хаклары да төрле. Әлбәттә, кайсын алырга да белмисең. Кыйммәтле орлык алып та, уңышсыз калган еллар була. Кайбер бакчачылар үзләре орлык эшләп калдыра. Бу очракта 2-3 ел сакланган кыяр орлыгына өстенлек бирергә кирәк. Бер еллык кыяр орлыгыннан, гадәттә, буш чәчәкләр генә җыеп алырга була. Кыярның үзебез үстереп караган иң уңышлы сортларын тәкъдим итәбез.“Зозуля F1”. 1 квадрат метрдан 20 килограммга кадәр уңыш алып була. Кыярлары 300 грамм тирәсе, озынлыкка 22-24 сантиметр. “Мурaшкa F1”. Иртә уңыш бирүче гибрид. Теплицада 1 квадрат метрда 12 килограммга кадәр уңыш бирә. Кыярлары 12 сантиметр тирәсе. “Сибирскaя гирляндa F1”. Бер төптән 15тән 30 килограммга кадәр уңыш алырга була. Кыярлары артык зур түгел, тәмле. “Емеля F1”. 1 квадрат метрда 16 килограммга кадәр уңыш бирә. Теплицада, пaрникта, балконда аеруча яхшы үсә. “Мaтрицa F1”. Иртә уңыш бирүче сорт, утыртканнан соң бер айдан тәүге яшелчәләрдән авыз итәргә мөмкин. Кыярның б