Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Беренче сыйныфка гаризалар кабул ителә башлый

Башкортстан мәктәпләрендә 1 апрельдән 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте."Беренче сыйныфка гаризаны 1 апрельдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларның ата-аналары бирә алачак. Калганнарга мондый хокук 6 июльдән буш урыннар тулганчы биреләчәк, әмма агымдагы елның 5 сентябреннән дә соңга калмыйча», — дип язган министр үзенең Телеграм-каналында.Айбулат Хаҗин искәртүенчә, укырга кабул итү турында гаризаны берничә ысул белән бирергә мөмкин: “Дәүләт хезмәтләре” порталы, “Башкортстан Республикасы мәктәпләрен электрон комплектлау” мәгълүмат системасы аша яисә мәктәпкә шәхсән бару юлы белән.Беренче сыйныфка укырга кергәндә ташламалардан әлеге белем бирү оешмасында инде өлкән абый-апалары белем алган очракта, хәрби хезмәткәрләрнең, полиция хезмәткәрләренең, полиция хезмәткәрләре булмаган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең, җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә һәм органнарында, Русия Федерациясе Җәзаны үтәтү хезмәте органнарында хезмәт итүче һәм махсус званиеләре булган хезмәткәрләрнең, шулай ук интернатлы мәктәпкә укырга төшкән очракта, судьяларның, прокурорларның, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары файдалана ала.Ташламага хокукны документлар белән расларга кирәк булачак. Әгәр дә барлык сыйныфлар да тулган булса, муниципаль хакимиятләр (оештыручылар) баланы башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.Беренче сыйныфларда урыннар саны турында мәгълүмат, шулай ук конкрет мәктәпкә кабул итү кагыйдәләре 25 марттан да соңга калмыйча гомуми белем бирү оешмасының Интернет челтәрендәге рәсми сайтларында урнаштырыла.Шулай ук мәктәп сайтларында “кайнар линия” телефоннары урнаштырылган, алар буенча гражданнар балаларны мәктәпкә кабул итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. Балаларны беренче сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча министрлыкның “кайнар линия" телефоны номерлары: 8 (347)218-03-26; 8 (347)218-03-24. Динар Кәлимуллин фотосы.