Радий Хәбиров белдерүенчә, "Бердәм Русия" гамәлгә ашыра торган "Zа самбо" проекты ярдәмендә республика сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен актив алга сөрә, чын патриотлар һәм көрәшчеләр тәрбияли. Мәсәлән, «Мәктәпләргә Самбо» программасында инде Башкортстанның 19 мәктәбе катнаша. Ә агымдагы ел ахырына тагын 10 мәктәп теркәләчәк. Шулай ук яңа уку елыннан Башкортстан физик культура институты базасында самбо буенча тренер-укытучылар әзерли башлаячаклар. "Форумда мин "Бердәм Русия"нең Генеральный советы секретаре Андрей Турчакка Уфада яңа Көрәш сарае базасында самбо буенча халыкара турнир уздырырга тәкъдим иттем. Ярышлар "Самбо көне"ндә - 2024 елның 16 ноябрендә узачак, дип килештек. Тагын бер инициатива - без самбочылар өчен сыйфатлы һәм уңайлы экипировка җитештерүне башларга әзер. Республика мондый мөмкинлекләргә ия. Гомумән алганда, "Zа самбо" проекты алга таба да киңәйтеләчәк, балаларыбызны физик һәм әхлакый яктан нык булырга өйрәтәчәк, дип ышанам. Бу бик файдалы", - дип яза төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров: "Zа самбо" проекты алга таба да киңәйтеләчәк"
14 марта 202314 мар 2023
2 мин