Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) быел COVID-19 пандемиясе тәмамланачагына һәм аның аркасында кертелгән халыкара гадәттән тыш хәл режимы гамәлдән чыгарылачагына ышаныч белдерде. Бу хакта генеральный директор Тедрос Тедрос Аданом Гебрейесус белдерде. — Мин ышанам, быел ниндидер бер мизгелдә без COVID-19 гадәттән тыш хәл һәм пандемия буларак тәмамланды дип әйтә алачакбыз, — дип китерә ТАСС Гебрейесус сүзләрен. Быел 11 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының бөтен дөньяга коронавирус таралуын пандемия дип атавына өч ел тулды. - Хәзер без, һичшиксез, пандемия вакытындагыга караганда күпкә яхшырак хәлдә, - дип саный Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генеральный директоры. Ул, шулай ук, билгеләп үткәнчә, хәзер атна саен теркәлгән үлемнәр саны оешманың өч ел элек SARS-CoV-2 таралуына карата «пандемия» сүзен беренче тапкыр кулланган вакыттан түбәнрәк. Фото: gorobzor.ru