ФЦК проектларының өлкән җитәкчесе Оксана Иванова гомумдәүләт проектында Русиянең иң эре аптека челтәре эше тәҗрибәсе белән уртаклашты, анда сакчыл җитештерү инструментлары һәм аларның нәтиҗәлелеге турында җентекләп сөйләде. - Без эшчеләрне проблемаларны яшермәскә, ә аларны теркәргә өйрәтәбез. Заманча диаграммалар кулланып, аларны төрләргә бүлә торган классификацияләү системасын тәкъдим итәбез. Әгәр бер хезмәткәр яхшырак эшли икән, аның тәҗрибәсен башка хезмәткәрләргә таратырга кирәк, - диде Оксана Иванова. - Сакчыл җитештерү инструментлары турында күпләр белә, ләкин аларны ничек дөрес кулланырга икәнен белмиләр, нәкъ менә шуның өчен безнең белгечләр ярты ел предприятиеләрдә эшли һәм процессларны стандартлаштырырга ярдәм итә. Республикада сакчыл җитештерүне гамәлгә кертергә, идарәне, логистиканы һәм продукцияне сату эшен камилләштерергә РЦК ярдәм итә. Һәр предприятиедә җитештерү агымының үрнәге барлыкка килә, хезмәткәрләрдән үзгәрешләр кертү һәм алга таба мөстәкыйль эш алып бару өчен команда төзелә.