Новосибирск өлкәсенең Метелево авылында яшәүче 60 яшьлек Валентина Романченко хастаханәдә үлгән. Аның аягы өч урыннан сынган булган. Туганнары, ярдәм сорап, «Комсомольская правда» сайтына мөрәҗәгать иткән. Алар фикеренчә, табиблар Валентинаның аягы сынгач, сепсис башланганын ачыкламаган. «Әнидә остепороз иде. Ул өйдә дә авырлык белән генә йөрде. Без аңа инвалид коляскасы алдык. Ул күбесенчә шунда йөрде», – ди кызы Наталья. Валентина үзе генә өйдә калгач, ашарга пешерергә тотына. Тик егыла. «Әти кайтканчы 2 сәгать идәндә яткан. Аннары хастаханәгә барганнар. Табиб-травматолог тез астында һәм тез өстендә сынган урын булуын ачыклый. Аны үкчәсе авыртуын әйткәч, кабат снимок ясыйлар. Анда да сынган урын табыла», – ди кызы. Валентинага гипс салалар һәм кайтарып җибәрәләр. Авылда карый торган табиб исә пенсионер хатынны хастаханәгә салдыруны оештырырга киңәш итә. Аннары Валентинаны хастаханәгә салып, операция ясыйлар һәм берничә көннән кабат өенә кайтарып җибәрәләр. Наталья сүзләренчә, алар ба
«Әни авыртудан кычкырган, тик беркем килмәгән». Аягы сынган хатын хастаханәдә үлгән
14 марта 202314 мар 2023
1
1 мин