Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

«АРТ-Корылтай» мәдәни форумы узачак

Форум өченче тапкыр үткәрелә һәм мәдәният, һөнәри үсеш, иң яхшы практикалар һәм иҗади экспериментлар өлкәсендә стратегик карарлар кабул итү һәм фикер алышу өчен интеграцияләнгән мәйданчык булып тора. Быел "Педагог һәм остаз елы"на багышланган "АРТ-Корылтай" тәрбия һәм мәгариф мәсьәләләренә, шулай ук волонтерлык хәрәкәтенә һәм заманча сынаулар шартларында мәдәният өлкәсендә иң яхшы инклюзив практикаларга багышланачак.Форум кысаларында төбәктә мәдәният өлкәсе үсешенең казанышларын һәм динамикасын күрсәтүче төрле тематик һәм интерактив секцияләр оештырылачак, шулай ук Русиядә мәдәният үсешенең яңа трендлары тәкъдим ителәчәк.Форум эшендә Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, ГИТИС - Русия театр сәнгате институты ректоры Григорий Заславский, Русиянең Хәзерге заман тарихы дәүләт үзәк музее генеральный директоры Ирина Великанова, профессиональ федераль спикерлар, сәнгать осталары, хакимият органнары, дәүләтнеке булмаган сектор вәкилләре, волонтерлар, шулай ук Мәскәү, Донецк Халык Республикасы, Таҗикстан, Белоруссиядән килгән хөрмәтле кунаклар катнашачак.Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча илдә мәктәп театрлары системасы үсеш ала, ул үсеп килүче буынны тәрбияләүнең мөһим коралы һәм төбәкләрдән талантлы балалар өчен социаль лифт булып тора. Бүген илдә алар инде 28 мең. Киләсе елга мондый театрлар барлык мәктәпләрдә дә барлыкка киләчәк. «АРТ-Корылтай» кысаларында республика театрлары һәм мәктәпләре арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау планлаштырыла.«АРТ-Корылтай» форумының эшлекле программасы белән тулысынча https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/525230/ сылтамасы аша белеп була.Фото: culture.bashkortostan.ru