- Ел башына салым түләүчеләр саны 125,5 мең тәшкил итте, әлеге күрсәткеч, узган елдагы белән чагыштырганда, 1,6 тапкыр арткан. Бу, беренче чиратта, республикада бизнес алып бару шартларын яхшырту һәм әлеге салымны түләүнең гадиләштерелгән механизмын куллану белән бәйле, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.Былтыр Башкортстанның консолидацияләнгән бюджетына һөнәри керемнән 288,4 млн сум салым кергән, бу, 2021 елдагыга караганда, 120,6 млн сумга, яки 1,7 тапкыр күбрәк. Русия субъектлары арасында керемнәр күләме буенча республика - 14нче, Идел буе федераль округында 4нче урында.Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең иң күбе йөк ташу, продукцияне сату, төзелеш, реклама, шулай ук чәчтараш һәм матурлык салоны хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эшли.Шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты составына керүче «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар булдыру» төбәк проекты чаралары кысаларында республикада үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтелә. Былтыр төбәк проектын гамәлгә ашыруга 20,4 млн сум бүленгән.- Бүген үзмәшгульләргә бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең барлык гамәлдәге чаралары да ачык: болар - муниципаль милекне ташламалы ставкалар буенча арендалау, ташламалы кредитлар, субсидияләр һәм бизнесны үстерүгә грантлар, укыту программалары. Дәүләт ярдәменең тиешле инструментларын сайлап алу мәсьәләләре буенча «Бердәм тәрәзә» форматында 150дән артык төр дәүләт хезмәте күрсәтүче «Минем бизнес» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.