Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уфага иң көчле педагоглар җыелды

Һәр язның беренче көннәре республикабызның күп кенә педагоглары өчен дулкынландыргыч башлана. Быел да төрле фәннәрдән 211 укытучы башкалага һөнәри конкурста көч сынашырга җыелды. Бәйгене ачу тантанасы кичә, 13 мартта, Мәгарифне үстерү институтында узды.Шулай итеп, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” 28нче төбәкара конкурсына старт бирелде. Анда безнең республикадан һәм илнең башка төбәкләреннән 61 педагог катнаша. “Башкортстанның ел укытучысы” 33нче республика конкурсы үз эченә “Башкортстанның ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбиятының ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбиятының ел укытучысы” һәм “Елның яшь укытучысы” конкурсларын ала.“Башкортстанның ел укытучысы-2023” конкурс марафонына 69 конкурсант керә. Барысы да югары һөнәри белемгә ия. Аларның 39ы — авыл, 30ы шәһәр мәктәпләрендә эшли. Конкурсантларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә, аларның командасын иң яхшы 7 ир-егет укытучы тулыландыра.Иң зур команда – башлангыч сыйныф укытучылары, алар 23 кеше. Икенче урында гуманитар

Һәр язның беренче көннәре республикабызның күп кенә педагоглары өчен дулкынландыргыч башлана. Быел да төрле фәннәрдән 211 укытучы башкалага һөнәри конкурста көч сынашырга җыелды. Бәйгене ачу тантанасы кичә, 13 мартта, Мәгарифне үстерү институтында узды.Шулай итеп, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” 28нче төбәкара конкурсына старт бирелде. Анда безнең республикадан һәм илнең башка төбәкләреннән 61 педагог катнаша. “Башкортстанның ел укытучысы” 33нче республика конкурсы үз эченә “Башкортстанның ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбиятының ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбиятының ел укытучысы” һәм “Елның яшь укытучысы” конкурсларын ала.“Башкортстанның ел укытучысы-2023” конкурс марафонына 69 конкурсант керә. Барысы да югары һөнәри белемгә ия. Аларның 39ы — авыл, 30ы шәһәр мәктәпләрендә эшли. Конкурсантларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә, аларның командасын иң яхшы 7 ир-егет укытучы тулыландыра.Иң зур команда – башлангыч сыйныф укытучылары, алар 23 кеше. Икенче урында гуманитар фәннәр укытучылары, 14 — инглиз теле һәм 12 тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.“Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә 26 педагог бәйгегә чыга. Хатын-кыз укытучылардан торган коллективны бер көчле зат вәкиле дә бизи! “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында 14 укытучы катнаша. Аларның 13е — гүзәл зат вәкилләре, берсе - ир-егет.“Елның яшь укытучысы” конкурс марафонында 41 укытучы көч сынашачак: 6 ир-егет һәм 35 хатын-кыз. Катнашучыларның күпчелеге авыл мәктәпләрендә эшли, андыйлар — 24, калган 17се шәһәр мәктәпләреннән килгән. Конкурсантларның педагогик стажы аз булуына карамастан, алар үзләрен танытырга әзер!Бер конкурс биреме артта калды: иң элек конкурсантларның методик остаханәләре бәяләнде. Алда әле конкурс биремнәре җитәрлек: ачык дәрес, сыйныф сәгате, осталык дәресе һәм матбугат конференциясе. Бүген Уфа мәктәпләрендә конкурс дәресләре башланды. Барлык конкурсантларга уңышлар телибез! Фото: irorb.ru