Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, мондый рейс эшлекле активлыкны һәм туризмны үстерү өчен кирәк. Бүген Иран башкаласына Уфадан Мәскәү яисә Дубай аша барып җитәргә мөмкин.- Без туристларга Иранның безгә таныш булмаган уникаль истәлекле урыннарын ачарга телибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Туризм белән беррәттән, эшлекле өлеш тә мөһим. Бизнес шулай ук бу рейстан файдаланачак. Беренче этапта без авиаэлемтә эшләп китсен һәм пассажирлар агымы үссен өчен авиакомпанияләргә ярдәм күрсәтергә әзер.Компания вәкилләре Уфа белән Тәһранны тоташтыра торган авиарейсны оештыру белән кызыксынуын белдерде. Пассажир ташуларын аена дүрт тапкыр Иран авиакомпанияләренең берсе башкарырга әзер.- Без туристларны Башкортстанга җибәрергә һәм Иранда кунаклар кабул итәргә телибез, - дип белдерде компания вәкиле. - Без Уфа һәм республиканың истәлекле урыннары турында киң мәгълүмати кампания оештырырга әзер.Ул Башкортстан Башлыгының тәкъдимен хуплады һәм, туры рейс Башкортстан һәм Иран халкына кызыклы һәм аңлаешлы булачак туристик продукт эшләргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде.Республика Башлыгы, шулай ук, "Уфа" халыкара аэропорты Башкортстан башкаласы белән Тәһран арасында туры авиаэлемтәне оештыруга "Росавиация"дән рөхсәт алды, дип өстәде.Фото: glavarb.ru