Конкурста катнашу өчен "Профессионалитет" проектының мәгънәви йөкләмәсен чагылдырган аудиокомпозиция тапшырырга кирәк була. Конкурсны оештыручы булып Һөнәри белем бирүне үстерү институты чыгыш ясады. Анда катнашу өчен илнең мәгариф-җитештерү кластерлары 200дән артык гариза биргән.Конкурсның оештыру комитеты киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча Башкортстанның Учалы тау сәнәгате колледжы җиңүче дип танылды. Шулай итеп, колледж Русия урта һөнәри белем бирү системасының тарихта беренче рәсми гимны авторы була.Гимнның сүзләре һәм музыкасы авторлары - Миләүшә һәм Денис Зариповлар, аранжировканы Айдар Хәмзин ясаган, җырны Вадим Моратшин башкарган.Гимнны язуда колледж студентлары һәм укытучылары, "Профессионалитет" проектының амбассадорлары актив катнаша. Колледжның стратегик партнеры - "Учалы тау-металлургия комбинаты" мөһим ярдәм күрсәтә.Хәзер Башкортстан Республикасында булдырылган гимнны бөтен илнең колледж студентлары башкарачак.Фото: укгп.рф