Аның төп дәвалау факторлары минераль сулар һәм континенталь урман климаты.Сәламәтләндерү учреждениесендә мансардалы ике биш катлы торак корпус, дәвалау-диагностика блогы, су белән дәвалау йорты, ял үзәге бар. Барлык корпуслар бер-берсенә җылы юллар аша тоташа. Санаторийның сыйдырышлылыгы 218 кеше."Танып" шифаханәсендә сөяк-мускул системасы, ашказаны-эчәк органнары, тире, сулыш органнары, нерв һәм эндокрин системалары һәм кан әйләнеше авыруларын дәвалау үткәрелә. Учреждение Топ-100 Русия шифаханәләре федераль рейтингы буенча илнең иң яхшы 30 шифаханәсе исемлегенә керә.Башкортстан Башлыгы шифаханә территориясен карап чыкты һәм аның дәвалау-сәламәтләндерү потенциалы белән танышты.Радий Хәбиров, шулай ук, минераль су салу цехында булды. Бу юнәлешне шифаханә 2013 елдан бирле үстерә. Көненә биредә 10 мең литр дәвалау-ашханә һәм чишмә суы чыгарыла, аны Башкортстан, Татарстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең, шулай ук Пермь краеның кибетләрендә саталар.Төбәк җитәкчесе «Танып» шифаханәсенең рекреацион потенциалын югары бәяләде.- Русия төбәкләренең аз өлеше генә безнең республикадагы кебек шифаханәләр белән мактана ала. Башкортстанда шифаханәләрнең тулы челтәре формалашкан, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Танып - районны формалаштыручы предприятиеләрнең берсе, гәрчә монда Аскын районы халкы гына эшләмәсә дә. Монда искиткеч табигать шартлары, яхшы матди база, көчле менеджмент бар. Болар барысы да шифаханәне уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә.