Юбилярны республика Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов котлады. Ул Халит Фатыйховка Салават Юлаев ордены тапшырды. Бу мизгелдә филармониянең тамаша залы көчле алкышларга күмелде.Юбилярны котларга Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәертдинов, якташлары, туганнары, дуслары, аның иҗатын яратучы тамашачы зал тутырып килгән иде. Сәхнә түренә бер-бер артлы Башкортстанның иң затлы җырчылары, музыкантлары, биючеләре чыкты. Юбилей кичәсендә Халит Фатыйховның хатыны, Башкортстанның халык артисты Лилия Фатыйхова да катнашып, чарага ямь өстенә ямь бирде."Кызыл таң" гәзитенең якын дусты, виртуоз баянчы Халит Фатыйховны юбилее һәм Салават Юлаев ордены кавалеры булуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа үрләр телибез! Фото: wiki2.org