Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров Ришат Дихинның әнисе янында булды

Розалия Нәкыйп кызы белдерүенчә, ул күптән түгел «Танып» шифаханәсендә ял иткән. Район хакимияте җитәкчелеге аның сәламәтлеге хакында һәрвакыт кайгыртып тора. - Ришатның уллары белән мин еш очрашмыйм, алар әниләре белән Уфада яши, әмма аларның һәр кайтуы - минем өчен зур бәхет. Минем янга еш кына кызым ярдәм итәргә килә, күршеләр һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Сезгә, Радий Фәритович, улымны онытмавыгыз өчен зур рәхмәт, минем янга шәхсән килүегезгә мин бик шатмын. Моның өчен Сезгә зур рәхмәт, - диде Розалия Нәкыйповна. Ришат Дихин 1987 елның 27 июнендә Аскын районының Урмияз авылында туа. Биредә аның балачагы һәм яшьлеге узган. 2019 елның февралендә Аскын районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнә. 2021 елның 27 мартында, 34нче яшендә, коронавирус инфекциясе белән бәйле авырудан соң, аның йөрәге тибүдән туктады... Фото: bashinform.ru