Исегезгә төшерәбез, 2019 елның мартында бу заводны төзү проектын республика Башлыгы үткәргән "Инвестчас"та хупладылар. Кертемнәрнең гомум күләме - 1,4 миллиард сум."Олеокемикс" компаниясе генеральный директоры Руслан Саматов, 2021 елда мәйданчыкта инвестпроектның 440 миллион сумлык беренче чиратын төзү тәмамланды, дип хәбәр итте, былтыр исә продукция җитештерә башлаганнар.Чималның 80 процентын диярлек республика хуҗалыклары җитештерә, рапс бирегә Башкортстанның 21 районындагы 47 хуҗалыгыннан китерелә. Аны эшкәртүнең күләме - аена 500 тоннага кадәр. Киләчәктә компания үз кырларында да рапс үстерергә планлаштыра. Фото: glavarb.ru