1 апрельдә Русиядә традицион хәрби чакырылыш башлана. Хәрби хезмәт үтү өчен 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге егетләрне чакырачаклар. Параллель рәвештә контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләрне яздыру бара. "Башинформ" агентлыгы дәүләт тарафыннан профессиональ хәрбиләргә каралган иң төп түләүләр, ташламалар һәм компенсацияләр турындагы мәгълүматны җыйды.Кем контрактчы була ала?* Контрактчы булырга запастагы гражданнар, ягъни пенсиягә чыккан хәрбиләр, һәм хәрби хезмәткә чакырылыш буенча киткәннәр, шулай ук хәрби хезмәтне үтмәгән, әмма югары яисә урта һөнәри белем алган ир-егетләр хокуклы;* Контракт буенча хәрби хезмәткә рядовойдан прапорщикка кадәр 60 яшькә кадәрге ир-егетләр кабул ителә, контракт вакыты 6 айдан башлана;* Контракт буенча хәрби хезмәткә офицерлар 60 яшькә кадәр кабул ителә, контракт төзү вакыты - 3 елдан 5 елга кадәр;Контракт буенча хезмәткә кабул итү тәртибе нинди?* Кирәкле документларны сайлап алу пунктына яисә хәрби комиссариатка тапшырырга;* Психолог белән әңгәмә