Бүген башкаланың “Торатау” Конгресс-холлында “Башкортстанның ел укытучысы” 33нче республика һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” 28нче төбәкара конкурсларына йомгак ясалды. Конкурсны ябу тантанасында “Башкортстанның ел укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм “Елның иң яшь укытучысы” конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителде.Бу тантаналы чара быел игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы”нда үтүе белән аеруча әһәмиятле. Әлеге бәйге укытучыларның югары статусын һәм аларның хезмәтенең зур иҗтимагый әһәмиятен тануга юнәлтелгән булуы белән дә бик мөһим.Быел “Ел укытучысы” бәйгесенә республиканың төрле районнарыннан муниципаль этапта җиңү яулаган 150 педагог килгән иде.Һөнәри осталыкта көч сынашучы педагоглар читтән торып “Методик остаханә” сынавын үтте, “Укытучы-профи” дигән турда башкала мәктәпләрендә ачык дәрес бирде. “Укытучы-мастер” дигән турда “Осталык дәресе” күрсәттеләр һәм