Чара Русия Финанс министрлыгы тарафыннан Русия Банкы белән партнерлыкта Бөтенрусия финанс грамоталылыгы атналыгы кысаларында оештырылган.- "ФинЗОЖ Фест" онлайн-марафоны барлык яшь категорияләрендә катнашучыларга кызыклы һәм файдалы булачак. Белгечләр ата-аналарга бала белән финанс мәсьәләләре турында ничек дөрес сөйләшергә һәм мошенниклар тозагына капмаска кирәклеген әйтәчәк.Яшүсмерләр гаилә бюджетында катнашырга әзер булуларын олыларга ничек аңлатырга өйрәнәчәк. Ә яшь бизнесменнар үзләренең серен ачачак, үз эшләренең башлану нюанслары турында сөйләячәк, - дип билгеләп үтте финанс министры Лира Игътисамова.Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/20473/