– Без Сезнең белән, Сезнең карарыгыз һәм хәрби операция барышында үзегезне батырларча тотуыгыз белән горурланабыз, — диде Константин Толкачев. — Офицер званиесе булуга карамастан, сез Артемовск (Бахмут) янындагы алгы позициядә укчы вазыйфасында хезмәт иттегез, иң кызу ноктада армия хезмәтенең барлык авырлыкларын кичердегез. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе билгеләп үтүенчә, республика парламенты адресына “БАРС” подразделениесе командирыннан характеристика килгән, анда депутатны дәүләт бүләгенә тәкъдим итү турында әйтелә. Документта, Булат Юмадилов үзен хәрби бурычларын гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч туган шартларда үти алырлык кыю һәм намуслы, ихтыярлы һәм тәртипле сугышчы буларак танытты, дип билгеләнә. “Отряд составында берничә тапкыр хәрби операцияләрдә катнашты, сугышларда батырлык һәм героизм күрсәтте. Үзенең һөнәри осталыгын арттыру өстендә даими эшли, “БАРС” отряды командованиесеннән берничә Рәхмәт хаты алды. Коллективта лаеклы рәвештә абруй белән файдалана”, — диелә