“Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустинның Дәүләт думасы депутатлары алдында Хөкүмәт эшчәнлеге турындагы хисап белән чыгышы, һичшиксез, 23 мартта төп вакыйга булды. Берничә мөһим тезис.Русия икътисады, көчле санкцияләргә карамастан, нык торды. Финанс тотрыклылыгын саклап кала, хезмәт базарында тотрыклылыкны тәэмин итә, товар кытлыгын булдырмый кала, азык-төлек куркынычсызлыгын ныгыта алдык. Икътисад үсеш траекториясенә кайтты, бу - елның төп нәтиҗәләренең берсе.Хөкүмәтнең төп бурычы - гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Без гамәлгә ашыра торган күпчелек программалар һәм проектлар нәкъ менә шушы максатка ирешүгә юнәлтелгән. Торак һәм юллар төзү, территорияләрне комплекслы төзекләндерү, медицина үсеше, эшкуарлыкка ярдәм итү, социаль гарантияләр системасын камилләштерү һәм башкалар - болар барысы да кешеләрнең тормышын яхшырак итәргә тиеш.Русиянең көче - аның төбәкләрендә. Аларның үсеше - өстенлекләрнең берсе. Федераль үзәк эре проектларны гамәлгә ашыруны хуплауны һәм төбәкләр белән үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштыруны дәвам итәчәк.Хөкүмәтнең алдагы эшендә өстенлек - халыкны саклау, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, илнең технологик һәм финанс суверенитетын ныгыту, транспорт инфраструктурасын үстерү, союздашлар белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм перспектив партнерлар эзләү.Михаил Мишустин үз чыгышында, Русиягә тышкы басым кимемәячәк, дип билгеләде. Ләкин паникага бирелергә кирәкми. Узган елда без чакыруларга тиз җавап бирә, сыгылмалылык күрсәтә, эчке ресурсларны берләштерә һәм катлаулы мәсьәләләрне оператив хәл итә алуыбызны күрсәттек. Шуңа күрә безнең республика һәм илнең тотрыклы үсешен тәэмин итәргә бөтен мөмкинлекләребез бар.Киләсе атнада миңа шулай ук Башкортстан Хөкүмәтенең 2022 елда эш йомгаклары турында хисап белән Дәүләт җыелышы-Корылтайда чыгыш ясарга туры киләчәк. Доклад күләмле булачак һәм безнең эшнең төрле юнәлешләренә кагылачак. Ышанам, безнең парламентарийлар белән дә шундый ук конструктив диалог килеп чыгар”, - дип яза ул.Фото: vk.com/agnazarov
“Республика һәм илнең тотрыклы үсешен тәэмин итәргә бөтен мөмкинлекләребез бар”
24 марта 202324 мар 2023
1 мин