- Тәкъдим ителгән мәйданчык потенциаль инвесторлар өчен шактый перспективалы вариант булырга мөмкин. Аерым алганда, мәйданчыкта «Учалы элеваторы» предприятиесе белән күршелек исәбенә азык-төлек сәнәгате өлкәсендә җитештерүне җайга салырга мөмкин. Җитештерү процессын инвестор мәйданчык территориясендә урнашкан биналарда оештыра ала. Аларның гомуми мәйданы 3,5 мең квадрат метр тәшкил итә, - дип билгеләде корпорациянең генеральный директоры Наил Габбасов. - Мәйданчык Башкортстанны һәм Чиләбе өлкәсен тоташтыручы «Учалы» тимер юл станциясенә һәм «Белорет - Учалы - Миәс» төбәк юлына якын тора. Бу факторлар логистика планында мәсьәләләрне хәл итүне шактый гадиләштерергә мөмкин. Тәкъдим ителгән мәйданчык белән потенциаль инвесторлар онлайн-форматта виртуаль тур ярдәмендә таныша ала. 360-форматта панорамалы видеоязма урынга чыкмыйча гына кош очышы биеклегеннән мәйданчыкны өйрәнергә мөмкинлек бирә. Үсеш корпорациясе сайтында урнаштырылган виртуаль турда «Республика мәйданчыклары буенча виртуаль