Шулай беркөн туган-тумачаны, күрше-күләнне табын артына мәҗлескә җыеп алдык. Йорт хуҗасы буларак, әлбәттә, тәүдә сүз миңа бирелде. Ачыклабрак әйткәндә, җиңгәгез: “Сүз йөгәне хуҗа кешегә — Мөкатдискә!” — диде. Прәме каушап калдым. Нәрсә әйтер бу, дип, табын артындагылар мөкиббән китеп авызыма караган.— Ни, — мәйтәм, — кәнишне фикерләрем баштан ашкан, хәтта кайсыннан башларга да белмим. (Ә чынында исә башкаемда җил уйный). Әл дә җиңгәгез — Мәксәлминәм бар. Дөньяда иң яхшы суфлер кем, дип сорасалар, һичшиксез, ул, дияр идем. Әнә бит, авызын кул чите белән каплагандай итеп, колагыма пышылдап әйтеп тора, мин сәхнәдәге артист шикелле кычкырып, кем әйтмешли, эмоциягә төреп, ул әйткәнне табындагыларга җиткереп торам. — Кунаклар! — Әйдәгез әле аппетит ачар өчен тәүдә “зәм-зәм” суыннан авыз итик! Сүземне әйтеп тә өлгермәдем, җиңгәгез шундук арт шәрифемнән чеметеп алып, төзәтмә кертте. Чеметүе — шартлы билге. Бу аның “ашыкма” диюе:— Тәүдә кунакларга зурлап килгәннәре өчен рәхмәт әйтеп чык!Төзәтмәне искә алып, чыгышыма “корректировка” кертәм:— Ә-ә-ә, соңрак авыз итәбез икән. Ыһы. Тәүдә рәхмәт әйтеп чыгыйм әле барчагызга да: олы баҗама, кече кодага, кайнешкә, кайнагага...Мәксәлминәм янә арт шәрифемнән чеметеп алды:— Кода-кодагыйдан башларга иде, сантый!Миңа ни уйлап торасы юк: — И-и-и, мин сантыйны! Кода-кодагыйга олы рәхмәтемне әйтмәгәнмен бит!— Сезнең хөрмәткә печтергән тәкә чалдык, ашап сыйланыгыз, — дип өстәде суфлерым колагыма шыпырт кына. – Бүкән шикелле утырма, авызыңа карат!— Ярар, җаныкаем, — мәйтәм, — калганын пышылдамасаң да була, табын өстендә бит, барчасын да күрәм...Һәм мин, аягүрә басып, трибуна артыннан кул болгап сөйләгән оратордай ялкынланып, табында күземә нинди азык чалына, барысын да санап киттем:— Кадерле кунаклар! Сезнең хөрмәткә печкән тәкә чалып, табынга, үзегез дә күреп торасыз, өч чүмәкәй коштабак ит турап утырттык, ике калач күмәч телдек, кар базыннан бер чирек тозлаган кәбестә алып чыктык, ашка биш баш суган турадык... — Алты! — дип төзәтте җиңгәгез һәм аягыма басты. Бусы да икебезнең арада гына аңлаешлы шартлы сигнал — артыгын сөйли башлаганмын...Туган-тумача телефон аша да еш кына хәл-әхвәлләребезне сорашып-белешеп тора. Күптән түгел шәһәрдә яшәүче өлкән абыем шалтыратты:— Авылны сагындым, — ди. – Сезгә кайтып, сезнең белән бергәләшеп, гәпләшеп, күл буенда балык кармаклыйсым килә. Әйткәндәй, ничек анда, киленнең хәл-әхвәле әйбәтме? — дип сораша.Күз тимәсен, ал да гөл. Абзар белән өй арасында чабып, кош-корт тәрбияләп көн үткәрә, — димен.Мин телефоннан сөйләшә башлау белән Мәксәлминәм коштай очып яныма ярдәмгә килеп тә җитә. Аның да бер колагы телефонда, ә уң кулы, шул мизгелдә каләм алып, өстәлдә яткан кәгазь битендә нидер яза да башлый: “Килмәсен. Авырый, дип әйт. Аяклары атламый, вольтарен даруы сөртеп тә кузгатып булмый, диген. Озак сөйләшмә, трубканы куй!”Миңа ни уйлап торасы юк. Әзер җавапны укыйсы да вәссәлам! — Син, абый, кайтмасаң, хәерле булыр, — мәйтәм. – Чөнки хәләлемнең аяклары йөрми, авырый...— Бәй, әле генә абзар белән өй арасында чаба, дидең ич?!— И-и, абзыкай, — дидем, алдымда бу четерекле сорауга җавап ятмаганга пошынып. Бәхеткә, шул арада суфлерым колагыма пышылдап өлгерде:— Дөрес ишетмәгәнсең, диген. Кош-кортлар йөгерешеп-чабышып йөри ул ихата буйлап...Абыемнан соң янә телефон шалтырады. Бу юлы әби икән.— Сезгә барырга юлга җыенам. Хәлләрегез әйбәтме? — ди. Ә минем җавап күптән әзер. Хатынымның өстәлдә яткан баягы язуын алып, рәхәт чигеп укый да башладым: — Мәксәлминә авырый. Аяклары атламый, вольтарен даруы сөртеп тә кузгатып булмый.— Син нәрсә сөйлисең, дивана баш! — җиңгәгез шундук кулымнан телефон трубкасын тартып алды. – Ә-ни-ем бит ул!— Алло, әнкәем! Без барчабыз да исән-саубыз! Синең изге догаларыңда күгәрченнәрдәй гөрләшеп көн итәбез. Бик тә сагындык үзеңне. Мөкатдисем әнә күз дә ачырмый, әби кайчан килә инде безгә кунакка, дип, теңкәмә тиеп бетте. Килүеңне дүрт күз белән көтәбез! — Үзе сөйли, үзе уң кулы белән миңа чыгыш яза: “Шаярттым, — диген. Шаяртканың өчен үзеннән гафу үтен. Син — әбием өчен дип кенә печкән тәкә чалдык. Мәшәкатьләнеп юлга чыкма, җиңел машинамда үзем барып алам, уч төбендә күтәреп кенә йөртермен, кадерле әбием, диген!” — Уф, — диде Мәксәлминәм, кулларын алъяпкычына ышкып. – Әнием килгәнче чәк-чәк, гөбәдия пешерәсем бар. Мунча да ягып өлгертергә кирәк. Кырыкмаса кырык төрле эш көтеп тора. Син, картым, бар, машинаңны кабыз да юлыңда бул!Ә миңа рәхәт — ике дөнья, бер морҗа. Карга канатыдай чем-кара чәчләремне көзге каршында килешле тарап, колак артларыма затлы “Кызыл Мәскәү” ислемаен чак кына сөртеп “Жигули”ема кереп утырдым да “Җиз кыңгырау моңнарын” авыз эчемнән көйләп кенә бианай артыннан юлга кузгалдым.Камил Фазлый.