Азан... Дүрт кенә хәрефтән торган нинди матур сүз! Ә нәрсә соң ул? Бу хакта чараны алып баручы Рита Зәйдуллина белән бәйге башлар алдыннан сүз алган имам Илдар Галиев бик тәэсирле итеп аңлаттылар. Азан намаз вакыты җиткәч әйтелә. Беренчедән ул намазга чакыру булса, икенчедән, әлбәттә, Аллаһ Тәгаләбезне зурлау. Ул кө-ненә биш тапкыр намаз санынча әйтелә, гарәпчәдән белдерү, белгертү дигәнне аңлата. Аны әйтүчене мөәзин, диләр. Илдар хәзрәт сүзләренчә, 130 ел элек ачылган бу мәдрәсәне кире тарихи мәчеткә кайтаруга ирешү, бинасының ремонт-ланып, яңартылып, инде менә өч ел шәкертләргә дини гыйлем бирә алу – зур бәхет. Ул чакта да ата-бабаларыбыз белем алырга омтылган, һәм бүген балаларның алар үрнәгендә Аллаһ кануннары буенча яшәргә омтылуы – зур сөенеч. Малайларның әлеге бәйгедә күңелгә ятышлы, матур итеп азан әйтүе сокландырды да, киләчәк буынның иманлы, әхлакый сәламәт булып үсүенә ышанычны да арттырды. Бәйге өч яшь категориясендә узды. Катнашучылар азанның һәр сүзен аңлап, дөрес,
