Башкалабыз Уфада дүрт көн дәвам иткән 33нче Халыкара “Агрокомплекс” күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы бүген үз эшен төгәлли. Билгеле, аның нәтиҗәләре турында әлегә әйтеп булмый. Әмма шунысы бәхәссез: өч дистә елдан артык Уфада уздырылган мәртәбәле чара үзенең дәрәҗәсе һәм мөһимлеге ягыннан Русиядәге иң зур аграр күргәзмә һәм тармактагы казанышлар мәйданы булып кына чикләнмәде, ә Халыкара статуска ия аграр форум буларак та үзен тагын бер тапкыр раслады. Көнбатыш илләренең икътисади кысымы шартларында Кытай, Кыргызстан, Көньяк Корея, Төркия һәм Беларусь Республикасыннан да дистәләгән аграр компания, абруйлы җитәкчеләр килүе, әлбәттә, Русиянең, шул исәптән Башкортстанның, авыл хуҗалыгы җитештерүе тотрыклы үсештә булуын дәлилләде.Халыкара форум эше белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республикага эш сәфәре белән килгән Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин таныштылар. Чара кысаларында башкаланың “Торатау” Конгресс-холлында Идел буе федераль округына керүче төбәкләрнең агросәнәгать комплексын үстерү һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.Халыкара күргәзмәне ачу тантанасындагы чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров илдә авыл хуҗалыгының зур куәткә ия булуын һәм республикада уздырылган чараның аграр тармакны үстерү буенча төп юнәлешләрне, үсеш перспективаларын билгеләүче җитди фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булуын ассызыклады. — Русиянең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә һәм аны эшкәртүдә мөмкинлекләре зур, — диде Хөкүмәт Рәисе. — Илебезгә карата кулланылган көчле санкция шартларында нәкъ авыл илнең азык-төлек хәвефсезлеген һәм алдагы үсешне, тотрыклылыкны билгеләүче көч булуын күрсәтте. Шуның өчен дә илебездә авыл хуҗалыгына булган дәүләт ярдәме һәрвакыт кирәк кадәр булачак. Максатлы ярдәм хезмәтне җиңеләйтүче инновацияләр кертүне дәртләндерергә, авылга яшь һәм төпле белемле белгечләрне җәлеп итәргә булышлык итә. Без Башкортстанда узган традицион аграр форумның аграр секторны үстерүдә стратегик юнәлешләрне билгеләргә дә ярдәм итәчәгенә ышанабыз. Белешмә. Республикада аграр юнәлештәге уку йортларын тәмамлап авылга эшкә кайтучыларга ярдәм итүче программалар уңышлы эшли. Әйтик, 35 яшькәчә булган белгечләргә арытаба өстәмә белем алу яисә торак сатып алу өчен республика казнасыннан 750 мең сумлык грантлар бирелә. Хезмәт базарындагы киеренкелекне йомшарту максатында кулланылган чаралар нәтиҗәсендә 2,5 меңнән күбрәк кеше авылда эшкә урнаштырылды, 660 кеше өстәмә һөнәри белем алды. “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында форум программасы кысаларында, дистәләрчә эшлекле очрашу, “түгәрәк өстәл”ләр, фикер алышу чаралары үтте.Быелгы форумның темасы — “Русия авылының киләчәге”. Аграр чараларның үзәгендә, җитештерү белән беррәттән, авылга яшь белгечләрне җәлеп итү, андагы социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дәүләт ярдәмен нәтиҗәлерәк куллану һәм, гомумән, аграр тармакны модернизацияләү, санлаштыру проблемалары буенча фикер алышу булды.Дүрт көн дәвамында барган чараларда илебезнең һәм Беларусь Республикасы төбәкләре һәм шәһәрләреннән 363 спикер катнашты һәм чыгыш ясады. Тематик “түгәрәк өстәл”ләрдә һәм дискуссия мәйданчыкларында аграр җитәкчеләр һәм белгечләр токымчылык терлекчелеге, аграр җитештерүне техник һәм технологик модернизацияләү, агросәнәгать кластерлары булдыру, ит терлекчелегендә генетика казанышларын куллану һәм башка проблемалар буенча сөйләшүләр үткәрде. “Агрокомплекс” программасында каралган эшлекле төп чара Русия авылының киләчәге, стратегик бурычлар, яшь лидерлар тәрбияләү проблемаларына багышланган конференция булды. Очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республикада аграр тармакны һөнәр ияләре белән тәэмин итүдәге тәҗрибәләр, авылда кече һәм урта малтабарлыкны үстерү, яңа эш урыннары булдыру буенча республика Хөкүмәте ярдәмендә күрелүче чаралар турында сөйләде. Белешмә. 2019-22 елларда агросәнәгать тармагында кече һәм урта малтабарлыкка күрсәтелгән дәүләт ярдәме күләме 2,8 миллиард сумнан арткан. Шуның 1,1 миллиард сумы — “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында. Әһәмияте ягыннан ил чикләреннән узган дәрәҗәле форум кунакларының чыгышлары да Башкортстан “мәйданчыгы”ның бәһасен күтәрде. Беларусь Республикасы делегациясе башлыгы, Гродно өлкәсенең башкарма комитеты рәисе урынбасары Виталий Невера, Русиянең Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Артем Белов һәм башка кунакларның чыгышлары — моңа дәлил. Әйткәндәй, форум кысаларында Башкортстан Хөкүмәте белән Русиянең Авыл яшьләре берлеге арасында кул куелган килешүне дә тарихи вакыйга буларак билгеләргә кирәк. Мөһим документта Башкортстанның авыл территорияләрендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру юнәлешендә игътибарга лаек чаралар билгеләнде. Әйтергә кирәк, һәр елдагыча кабатланган традицияләрне дәвам итеп, быел да республика аграр тармагының техник куәтен арттыруга мөһим өлеш кертүче ике объектны ачу тантанасы булды. Беларусь Республикасының Машина төзү заводына караучы предприятиесе белән берлектә Уфада “Фермер РБ-2023” тракторы чыгарыла башлады. Шулай ук, видеоэлемтә аша Стәрлетамак районында үзйөрешле “Чулпан-100” чапкычын җыя башлауга старт бирелде.33нче Халыкара күргәзмә эше белән федераль аграр ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Разин һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров таныштылар. Форумның дәрәҗәле кунаклары биредә яңа чәчү техникаларын карады, аграр җитәкчеләр, белгечләр белән аралашты. Очрашуда федераль министр урынбасары Башкортстанның Беларусь Республикасы белән төрле юнәлешләр буенча уңышлы хезмәттәшлек итүен билгеләде. — “Агрокомплекс”та Русиядә эшләнгән техника үрнәкләре күп. Әкренләп Башкортстан да үзенекен тәкъдим итә башлады. Әлеге вакытта мәсәлән, биредә байтак агрегат, деталь урын алган. Бу уңышлар, әлбәттә, инвесторлар белән нәтиҗәле эшләвебезне күрсәтә. Иң мөһиме — болар һәммәсе дә, Көнбатыштагы кайбер “дуслар” басымына карамастан, безнең авыл хуҗалыгының ышанычлы алга баруын дәлилли, — диде Радий Хәбиров. Кунаклар, шулай ук, туфрак эшкәртү һәм чәчү комплекслары белән тәкъдим ителгән “Кировец” тракторларын карады. Быел җәй Белоруссиянең “АМКОДОР” предприятиесе “Уфа” индустриаль паркы мәйданында ашлык эшкәртү техникасы җитештерә башлаячак. Әлеге очрашуда Радий Хәбиров Андрей Разинга республикада елына 40 берәмлек шундый ашлык киптерү комплексы эшләнәчәге турында җиткерде. Әйтергә кирәк, әлеге заводта урнаштырыласы технологик җиһазларның 90 проценты Русиядә һәм Беларусь Республикасында эшләнгән. Башкортстанның әлеге тугандаш республика белән уңышлы хезмәттәшлеген күрсәтүче тагын бер мисал бар. Узган елгы “Агрокомплекс” күргәзмәсендә “Гомсельмаш” белән республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында Башкортстанга 90 берәмлек ашлык һәм мал азыгы комбайны поставкалау турындагы килешүгә кул куелган иде. Республиканың “Агросила” предприятиесендә “Гомсельмаш” холдингының урып-җыю комбайны җыела башлады. Андрей Разин, Русия һәм Башкортстан предприятиеләренең сынаулы шартларда да яңа сәүдә базары табуларын ассызыклады.Конгресс-холлда федераль округ төбәкләренең ведомство һәм башка министрлык җитәкчеләренең очрашуында Радий Хәбиров Башкортстанның аграр тармагын үстерү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде, авыл хуҗалыгында җитештерүне үстерүдә билгеләнгән төп юнәлешләр белән таныштырды.Олег Төхвәтуллин.