Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Ата-ана хакы

Ата-ана мөселман булмаса да, Ислам дине аларны хөрмәт итәргә куша. Бервакыт Әбү Бәкернең кызы Әсма янына мөшрикә хәлендә булучы әнисе килә. Әсма Аллаһ илчесеннән: "Әнием ниндидер йомыш белән яныма килгән, аңа нинди мөгамәлә кылыйм?" – дип киңәш сорагач, "Әниең белән араңны өзмә", – дип әйтә.Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхәбәләрдән өч тапкыр кабатлап: "Гөнаһларның иң зурларын әйтимме?" – дип сорый. "Әлбәттә, әйт, Йә Аллаһның илчесе", – диләр алар. Ул: "Аллаһка тиңдәш кылу һәм ата-ананы рәнҗетү", – дип җавап бирә.Ислам дине ата-ананы гына түгел, хәтта алар яраткан кешеләрне дә хөрмәт итәргә куша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Яхшылыкның иң хәерлесе – атасы яраткан кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булу", – дип әйткән.Ата-ана исән вакытта аларга изгелек кылырбыз, ләкин алар Аллаһ хозурына киткәч аларны ничек хөрмәтләргә соң? Бер кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килеп: "Йә Аллаһның илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм, әти-әнием вафат булганнан соң, мин алар өчен берәр төрле изгелек кыла аламмы?" – дип сорый.Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аңа: "Син аларга дүрт төрле изгелек кыла аласың: алар өчен дога һәм истигъфар, аларга биргән вәгъдәләреңдә тору, аларның дусларын хөрмәт итү һәм алар аша туган булган кешеләр белән араңны саклау", – дип җавап бирә”, - дип яза Йосыф Дәүләтшин.Фото: pixabay.com.