Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яз байтак мәшәкатьләр тудырды

Уфаның М.Гафури һәм Чернышевский урамнары кисе­лешендә “Җәяүлеләр кичүе” юл билгесе светофорны каплап торган. Шуңа күрә җәяү­леләр урамны яшел төс җемелдәп торганда гына кичә алган, светофорның аскы өлеше күренмәгән. Бу темага Ленин районында яшәүче хатын социаль челтәрләрдә комментарий калдырган.Уфа хакимияте хезмәткәрләре билгене светофордан ераграк күчерергә карар итә. 1 мартта Ленин районының Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап-тоту буенча махсуслаштырылган идарә хезмәткәрләре эшне башкарып чыккан. Башкаладан тагын бер мөрәҗәгать. “Сукыр җәяүлеләр” дигән өстәмә такта белән “Җәяүлеләр кичүе” билгесен С. Злобин урамындагы юлның каршы ягына да куюны сорыйлар. Якында гына сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен коррекция мәктәбе бар, шуңа күрә мондый билге бик кирәк булган. 1 мартта әлеге үтенеч тә канәгатьләндерелгән. Уфаның Кольцевая урамындагы 172нче йорт янында су агымы торбасы ауган. Бу хәл йортның дивары дымлана башлагач, шушында яшәүче хатын тарафыннан ачыклана. Ул торбаны урларлар, дип борчыла һәм шунда ук бу хакта идарәче компаниягә хәбәр итә, шул ук вакытта социаль челтәрләргә яза һәм фотолар беркетә. Башкортстанга идарә итү үзәге бу мөрәҗәгатьне Калинин районы хакимиятенә тапшырган. 15 мартта ЖЭУ-47 хезмәткәрләре су агымы торбасын беркеткән. Комментарийларда ханым аларга оператив эшләре өчен рәхмәт белдергән. Уфаның Ленин районында Малыгин урамы буенча шәхси секторда яшәүчеләр яз килү белән бәлагә тарыган. Кар эреп беткән һәм урамда җәяүлеләр үтә алмаслык зур күлләвек хасыйл булган. Бу хакта 14 март кичендә социаль челтәрләрдә язганнар. Республика белән идарә итү үзәге, Ленин районы хакимияте белән элемтәгә кереп, әлеге шикаять турында хәбәр итә. Хезмәткәрләр оператив эш итә. Икенче көнне үк карны чыгарып, суны суыртканнар. Яз көне юллар һәм төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр саны бермә-бер арта. Бу аңлашыла: температураның сикерүе нәтиҗәсендә чокырлар барлыкка килә, йортларның түбәләреннән су ага башлый. Башкортстан ЦУРы һәм урындагы хакимиятләр барлык мөрәҗәгатьләрне контрольдә тота. Әйтик, март башында кар яву Нефтекаманың “Чисталык һәм тәртип хезмәте” муниципаль бюджет учреждениесенә дә күп мәшәкатьләр тудырган. Шушында яшәүчеләрнең берсе шәһәр территорияләренең торышына зарлана: Трактовая урамындагы чистартылмаган җәяүлеләр кичүе һәм җәмәгать транспорты тукталышы, тиешенчә җыештырылмаган контейнер мәйданчыгы...Нефтекама хакимияте хезмәткәрләре шәһәрдә җәмәгать транспорты тукталышлары, җәяүлеләр кичүе урыннары һәм контейнер мәйданчыклары территорияләрен даими рәвештә чистарталар, бозга каршы материал белән эшкәртәләр, дип аңлатма биргән. 3 мартта Трактовая урамындагы җәяүлеләр кичүе һәм тукталыш өстәмә рәвештә чистартыла, бу урамдагы контейнер мәйданчыгы янындагы территория җыештырыла. “Рәхмәт!” — дип язган битараф булмаган нефтекамалы һәм шул ук комментарийда Трактовая урамындагы җәяүлеләр кичүендә искергән юл билгеләренә игътибар иткән. 14 мартта “Чисталык һәм тәртип хезмәте”нең светофорларга һәм юл билгеләренә хезмәт күрсәтү бригадасы шушы урамда “Җәяүлеләр кичүе” дигән ике юл билгесен алыштырган.Сибайда К. Арсланов урамы яктыртылмавы турында социаль челтәрләрдә 9 гыйнварда язганнар. Фонарьлар урамның ике ягында да янмаган. Бу хәбәр Башкортстан ЦУР системаларының берсенә эләгә, ә аннан соң Сибай хакимиятенә эшкә юллана. Шәһәрдә урамнарны яктырту өчен Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе җаваплы. Аның белгечләре участокны тикшергән һәм яктырту баганаларында электр линияләре өчен махсус чыбык булмавын ачыклаган. Ансыз тышкы яктырту эшләми. Март башында электриклар К. Арсланов урамындагы проблемалы участокта изоляцияләнгән чыбык монтажлый, аннары яктырту системасын сынап карыйлар һәм урам фонарьларын алыштыралар.