Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Илсөя кыз алып кайтырга җыенамы?

Илсөя Бәдретдинова «сорау – җавап» уены оештырган. Ул рубриканы «Беренче тапкыр мондый нәрсә эшлим. Сора давай» дип үзгәрткән.«Трактор йөрткәнегез бармы?» – дип сораучыга ул трактор белән тулы бер фотосессия тәкъдим иткән һәм «16 яшьтән әтинең тракторында шабашкага йөри идем инде», - дип җавап та язган.Калган сорауларга җавапны әңгәмә рәвешендә тәкъдим итәбез.– Улыгызны сагынасызмы?– Еларлык булып. Ул аерым яши. Укый. Эшли. Казанга кайткан вакытта да очрашу мөмкинлеге юк. Төнлә бары тик берничә сәгатькә генә очрашабыз.– Нинди үлчәмдәге кием киясез?– 44-46 размер. Ашауга карап.– Җырчы булмасагыз, нинди өлкәдә эшләр идегез?– Журналист булыр идем. Тәҗрибәм бар, яхшы гына килеп чыга иде.– Сез фатирда яшисезме?– Йортта.– Бер кыз алып кайтуыгызны телим.– Булмас шул инде.– Сыер сауганыгыз бармы?– И-и-и, теләсә нәрсәне сава алам.- Сез чынлап та төрмәдә утырдыгызмы? – дип кызыксынган Илсөядән нидер белгән бер «подписчигы».Җырчы бу сорауга җавап итеп: «Бер төн! Шәһәр чыршысыннан авыл чыршысына лампочка урладым», – дигән.Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-syerny-gyna-tugel-telasa-narsane-savam-5858270