Агыйдел шәһәре китапханәсендә күңелләрдә озак сакланырлык кичә үтте. “Аулак өй” клубына йөрүчеләр Альбина һәм Хәниф Габдрахмановлар, Таңсылу һәм Нурихан Габделхаковлар, Римма һәм Рәсим Төхбәтуллиннарның “алтын туй”ларын, ягъни гаилә корып, бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләделәр. Өч пар да матур гомер юлы үткән, фидакарь хезмәт белән дан алган, уллар, кызлар үстергән, бүген исә оныклар сөеп кинәнә. Алар барысы да мактауга лаек, һәркайсының бүгенге яшьләргә әйтер сүзе бар. Бүген мин гәзит укучыларыбызны Римма һәм Рәсим Төхбәтуллиннар белән якыннанрак таныштырырга телим....Бөек Ватан сугышына киткәндә Сәгыйть Төхбәтуллинны хатыны Нәзи-фә берсеннән-берсе бәләкәйрәк өч кызын кочаклап озатып кала. Иренең сугыштан исән-имин әйләнеп кайтуын, ул кайткач, уллары тууын һәм аның мотлак гармунчы булып, сабантуйларда халыкны җырлатып-биетүен Ходайдан күз яшьләре белән ялварып сорый ана. Аның теләкләре кабул була, танкта янганнан соң госпиталь-ләрдә дәваланып, бераз хәлләнгән Сәгыйтьне 1943 елның декабрендә авылына носилкаларга салып кайтаралар. Ләкин кичәге яугиргә иркенләп дәваланып яту мөмкинлеге булмый. Авылда аны МТСның трактор бригадасы җитәкчесе итеп тәгаенлиләр.1944 елның декабрендә гаиләдә күптән көтелгән малай туа. Бу вакытта Сәгыйть эш буенча Иске Янъегет авылында була. Улы туу турында хәбәрне ишеткәч тә урман аша 15 чакрым араны йөгереп кайткан, дип сөйлиләр.— Безнең гаилә Тау-Такталачык авылында яши иде. Ул табигатьнең бик матур төбәгендә, Агыйдел буенда урнашкан. Авыл халкы елга тугайларында шомырт, балан җыйды. Кызганычка каршы, авылыбызны яңа төзелүче Агыйдел шәһәре “йотты”, — дип искә ала Рәсим Сәгыйть улы.Авылда башлангыч мәктәп тәмамлагач, Рәсим Яңа Кабан урта мәктә-бенең бишенче сыйныфына укырга бара. Урта белем алып чыккач, “Арланнефь” нефть һәм газ чыгару идарәсенә оператор булып эшкә урнаша.Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткан егет ерактагы Якутиягә юллана. Биредә аны “Якутзолото” берләшмәсенә шахтер итеп эшкә алалар.Өч ел эшләгәннән соң Рәсимгә беренче тапкыр отпуск бирәләр һәм ул туган авылына кайта. Яңа Кабан мәдәният йортында художество җитәкчесе булып эшләүче Римма Кашапова белән алар беренче тапкыр шул вакытта таныша. Егеткә кызның кыюлыгы ошый. Ә Риммада лидерлык сыйфатлары кечкенәдән тәрбияләнә, чөнки ул гаиләдә беренче бала була. Әтисе белән әнисе бер караңгыдан икенчесенә кадәр дигәндәй колхоз эшендә-ләр. Йорттагы барлык эш, энеләре Рәфис белән Рәисне хәстәрләү кечкенәдән үк кызның ныгып та өлгермәгән иңнәренә төшә.Мәктәптә ул яхшы укый, җәмәгать тормышының уртасында кайный. Октябрятлар йолдызчыгы җитәкчесеннән алып, мәктәпнең комсомол оешмасы секретарена кадәр “күтәрелә”. Шуңа урта мәктәп тәмамлау белән аны Яңа Кабан мәдәният йортына эшкә тәгаенләүләре һич тә гаҗәп түгел.Яшьләр арасындагы дуслык тора-бара мәхәббәткә әверелә һәм 7 мартта туй үткәрәләр. Ә майда Рәсим яшь хатынын Якутиягә алып китә. Мәңгелек бозлык һәм шахталар илендә ир-егетләргә эш җитәрлек тә бит, әмма хатын-кызларга эш табу бик авыр. Бу очракта да Римманың кыюлыгы ярдәмгә килә — ул шахталарны саклау отрядына каравыл начальнигы булып эшкә урнаша.— Рәсим абый, Якутиядә чыгарган алтыныңны кая яшергән идең? Шуннан безгә дә өлеш чыгар әле, — дип мөрәҗәгать итте бер танышы кичә барганда, бик җитди итеп.— Мин бит алтынны саклау өчен Римма апагызга биреп бардым, аңардан сорагыз, — дип, шулай ук җитди итеп, җавап бирде аңа Рәсим абый да.1973 елның декабрендә өлкән уллары — Альберт, ә 1979 елның августында төпчекләре Айрат тугач, яшьләрнең тормышы түгәрәкләнеп китә.1984 елда Төхбәтуллиннар туган якка кайта. Ә биредә — Башкортстан атом электр станциясе һәм Агыйдел шәһәре төзелешенең иң кызган мәле. Эшче кулларга, аеруча тормыш тәҗрибәсе булганнарга, бигрәк тә зур кытлык. Рәсим Сәгыйть улын — махсуслашкан төзелеш оешмасына участок механигы, ә Римма Хәниф кызын атом электр станциясе төзелешенә лаборант вазыйфаларына кабул итәләр.Ләкин Агыйделдәге атом электр станциясен файдалануга тапшыру насыйп булмаган икән. Илдә буталышлар башлана һәм төзелеш тукталып кала. Айлар буе хезмәт хакы күрмәгән халык кая барып сугылырга белми. Төхбәтуллиннар гаиләсе исә эшкуарлыкка тотынырга карар итә. Тәүдә Яңа Кабанда зур булмаган вагончыкта кибет ачып, халыкка көндәлек куллану товарлары сата башлыйлар. Эшләре җайга салынып, беркадәр табыш килә башлагач, зур кибет төзеп, шунда күченәләр. Ә вагончыкны авыл хакимияте тәкъдиме белән Кузгау авылына күчерәләр һәм анда да сәүдә ноктасы ачалар. Бу 2000 елда була. Шуннан бирле ике кибет тә уңышлы эшли.1994 елда Рәсим Сәгыйть улын лаеклы ялга озаталар. Аның үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү, башкару осталыгын камилләштерү мөмкинлекләре барлыкка килә. Ә аңа гармунчы булырга Ходай үзе кушкандыр, дисәң дә арттыру булмас. Чөнки тальян гармунда әтисе генә түгел, хәтта әнисе дә уйнаган.Рәсим гармунда кайчан уйный башлаганын хәтерләми дә. Ләкин мәктәпкә кергәнче үк кичләрен авыл егетләре кереп, берсе – үзен, икенчесе гармунын күтәреп, клубка алып киткәннәрен яхшы хәтерли. Клубта аны иң югары урынга утырталар һәм ул уйный башлый. Егетләр һәм кызлар аның гармун моңнарына кушылып җырлый һәм бии. Көн буе йөгереп арыган малай еш кына утыргычында йоклап китә һәм егетләр аны өенә күтәреп илтеп куя.Төхбәтуллиннар гаиләсе хәзер Агыйдел шәһәрендә яши. Яңа Кабан авыл биләмәсе пенсионерлары 2016 елда Римма Хәниф кызын башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе итеп сайлады. Шул вакыттан өлкән яшьтәгеләрнең тормышында уңай якка кискен борылыш ясалды. Авыл биләмәсе пенсионерлары районда үткәрелүче барлык чараларда катнаша. Үзләре дә төрле кызыклы чаралар үткәрә. Аларны оештыруда Римма Хәниф кызының иң беренче ярдәмчесе — әлбәттә, Рәсим Сәгыйть улы.Римма һәм Рәсим Төхбәтуллиннарны Агыйдел һәм Нефтекама шә-һәрләрендә, Краснокама районында да яхшы беләләр. Ике шәһәрдә һәм районда бер генә чара да аларсыз үтми.Төхбәтуллиннарның “Туганнар” гармунчылар ансамбле тирә-якта киң билгеле. Ансамбль республика күләмендә үткәрелүче бәйгеләрдә дә мактаулы урыннар яулый.2019 елда Рәсим Сәгыйть улы, гармунчы буларак, халыкара дәрәҗәгә “күтәрелде”. Краснокама районы Куян балалар музыка мәктәбе укытучысы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ришат Рамазанов белән бергәләп алар “Себер талантлары Италиядә” фестивалендә катнашты. Алар анда татар халык көйләрен башкарып, беренче урын яулады. Шуннан соң Рәсим Сәгыйть улы төрле халыкара конкурс-фестивальләрдә кыюрак катнаша башлады. Соңгы ике елда гына да ул онлайн-режимда халыкара дәрәҗәдә үткәрелгән сигез конкурста катнашты һәм аларның икесендә 1нче дәрәҗәле лауреат Дипломына лаек булды.Без барыбыз да вакыт җитмәүгә зарланабыз. Римма һәм Рәсим Төхбәтуллиннар белән якыннан танышкач, үз вакытыбызны дөрес файдалана белмәвебезне аңладым. Алар, югарыда әйткәнемчә, ике шәһәрдә һәм районда үткәрелүче барлык чараларда да диярлек катнаша. Римма Хәниф кызы, еш кына сатучыларына ял биреп, үзе прилавка артына да баса. Яңа Кабан авылында аларның шәхси йортлары һәм Агыйдел шәһәреннән ерак түгел бакчалары бар. Шушы кадәр зур хуҗалыкны даими тәртиптә тотарга да өлгерә алар.Рим ӘХМӘТОВ,Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.Агыйдел шәһәре.