Үсемлек серкәсеннән килеп чыккан аллергия авырулары “поллиноз” дип атала. Үсемлекләр кешенең көндәлек тормышында зур роль уйный. Алар ризык, җылылык чыганагы да, рухи рәхәтлек бирүче дә. Тик, кызганыч, кайберләре авыру китереп чыгаручы да. Галимнәр ачыклавынча, искиткеч бай үсемлекләр дөньясыннан аларның берничә дистәсе генә аллергиягә сәбәпче икән. Аллергия – организмның аллергеннарга югары сизгерлеге. Мәсәлән, өйдәге һәм китапханәдәге тузанга, кайбер ризыкларга, хайваннар йонына һ.б.Җил белән серкәләнүче үсемлекләрнең серкәсе аллерген булып тора. Алар төрле һәм кешенең кайда яшәвенә бәйле. Мәсәлән, Русиядә – каен, зирек, тал, усак, Италиядә – зәйтүн агачы, кипарис, Япониядә – имән серкәләре. Үсемлек серкәләре март аеннан октябрьгә кадәр һавада була. Аллергия белән авыруның өч күтәрелеш чорын билгелиләр: язын – агачлар, җәй – кыяклы үсемлекләр, көз чүп үләннәренең чәчәк атуына бәйле.Поллиноз аллергия авыруының классик мисалы булып тора һәм ул нәселдәнлек нигезендә үсә. Белгечләр билгеләвенчә, аллерген йогынтысында “Е” класслы специфик иммуноглобуллиннар барлыкка килә, ул ринит, бронх астмасы, кычыткан бизгәге һәм дерматит кебек күренешләргә китерә. Кешедә ел саен үсемлекләр чәчәк атканда томау, ютәл һәм салкын тиюгә охшаш башка билгеләр күзәтелә икән, аллерголог-иммунологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.“Поллиноз” диагнозы куелганда тире пробалары үткәрелеп, конкрет серкә аллергены ачыклана. Соңыннан махсус иммунотерапия үткәрелә. Дәвалау ысулы организмның аллергенга югары сизгерлеген киметергә, пациентның үсемлекләр чәчәк аткан чордагы тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Әгәр диагностика “соңарган” икән (аны көзге-кышкы чорда гына үткәреп була), поллинозның клиник күренешләреннән чыгып, фармакотерапия билгеләнә.Серкә аллергеннарының төрләрен, башка нәрсәләргә дә шундый ук реакцияләр китереп чыгаруын белергә кирәклеген дә ассызыклый белгечләр. Мәсәлән, каен серкәсенә аллергия булганда каен суы, себеркесе, бөреләреннән һәм яфракларыннан әзерләнгән төнәтмәләр кулланганда клиник картина күзәтелергә мөмкин. Үсемлек экстрактларының кайбер косметик әйберләрдә, даруларда, чәйләрдә кулланылырга мөмкин булуын да онытмаска кирәк.“Поллиноз” диагнозы куелса, нишләргә? Иң беренче чиратта, тормышыгыздан аллергенны юк итәргә. Диета тотарга, сезгә ярамаган үсемлек чәчәк атканда тышта йөрмәскә тырышырга, урамнан кергәч тә (аеруча кояшлы көнне) борынны һәм күзләрне юдырырга, өйне һәм эш урынын даими юып-җыештырып торырга. Аллерголог-иммунолог билгеләгән терапия – иң нәтиҗәлесе, ул булмаган хәлдә антигистамин чаралар кулланырга, ингаляция ясарга кирәк. Моны серкә тарала башлауга ике атна кала һәм үсемлек чәчәк атып беткәнче эшләү мотлак. Әгәр гаилә әгъзаларында аллергия ачыкланган икән, яңа туган балада поллинозларга профилактиканы беренче көннәрдән үк үткәрә башларга кирәк.Каен, чикләвек, зирек, алмагач серкәсенә аллергия булганда ярамаган ашамлыклар: каен суы, алма, татлы чия, слива, шәфталу, урман чикләвеге, кишер, сельдерей, бәрәңге, киви, помидор, нектарин, икмәк, оннан ясалган ризыклар, икмәк куасы, манный, көрпә, панировкалау өчен сохари, туңдырма. Ярамаган үсемлекләр: каен бөреләре, яфраклары, зирек алкалары.Кыяклы үләннәр серкәсенә аллергия булганда ярамаган ашамлыклар: ширбәт, пудинг, тәбикмәк, геркулес һәм ярмалар, кукуруз, сорго, колбаса, каһвә алыштыргычлар, сыра, бодай аракысы, кузгалак. Барлык кыяклы үсемлекләр ярамый.Әрем, георгин, ромашка, тузганак, көнбагыш, алабута, амброзия серкәсенә аллергия булганда ярамаган ашамлыклар: цитруслылар, цикорий, көнбагыш төше, мае, хәлвә, бал, чөгендер, шпинат, кавын, банан. Ярамаган үсемлекләр: әрем, ромашка, календула, саз чәчәге, үги ана яфрагы, пижма һәм башкалар. Халык медицинасы нәрсә киңәш итә? * Аллергиядән сарымсак бик яхшы ярдәм итәргә мөмкин. Көн саен бер тырнак сарымсакны яхшылап изеп, бер-ике калак җылы су кушып, ашаганнан соң кулланырга кирәк.* Ашаганнан соң балы алынган кәрәзне чәйнәү дә уңай нәтиҗә бирә. Әгәр кәрәзне берничек тә таба алмыйсыз икән, бер калак бал кабып куйсагыз да була. Әлбәттә, балга аллергиягез булмаса.* Аллергиядән интеккән вакытта чәй урынына ромашка чәчәкләре төнәтеп эчү яхшы.* Саз чәчәге төнәтмәсен ашар алдыннан ярты стакан эчеп кую да файдалы.* 50 грамм кура җиләге тамырларын ярты литр суда 40 минут дәвамында сүрән утта кайнатырга кирәк. Көн саен өч тапкыр икешәр кашык эчәргә. Кайнатманы суыткычта сакларга.* Аллергия бетсен өчен көн саен рационда кызыл чөгендер һәм ярты стакан көнбагыш төше кулланырга кирәк.* Ярты литрлы банканы сары мәтрүшкә белән тутырыгыз һәм өстенә күмгәнче аракы салыгыз. Өч атна караңгы урында тотканнан соң сөзеп, суыткычка куегыз. Көн саен иртән ач килеш бер калак һәм йоклар алдыннан шулкадәр үк эчеп куйсагыз, банка бушагач, аллергия белән саубуллашырсыз.