Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Фән буразнасында аның эзе тирән!

“Күпмилләтле илебездә һәркайсыбыз — үз өлкәсендә могҗизалар тудыручы. Белем алуны өстен куеп, безне чолгап алган дөньяның киңәюенә һәм тирәнәюенә булышлык итәргә омтылган кешеләр булды һәм бар”. Йөз ел элек бөек галимнәрнең берсе тарафыннан әйтелгән бу сүзләрне замандашыбыз — күренекле галим, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе Владислав Шәһаповка карата әйтер идем.Владислав Шәһапов 1948 елның 17 мартында БАССРның Чакмагыш районы Яңа Коты авылында Шәйхеләгъзам Исламгали улы һәм Вәсилә Әхиярулла кызы гаиләсендә туа. Гаиләдә өч малай һәм өч кыз үскән, Владислав — иң өлкәне.1955 елда ул Яңа Коты урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга бара. Балалык елларында ук авылдашлары аңарда үзенчәлекле аналитик сәләт, тирә-як дөнья белән кызыксыну һәм математикага әвәслек сизә, аның кызыксынучанлыгын билгеләп, аңарга киләчәккә өмет баглыйлар.1959 елдан 5нче сыйныфтан миңа, күрше Бикмәт авылы малаена, 11нче сыйныфны тәмамланганчы Владик белән Чакмагыш урта мәктәбендә укырга насыйп булды. Владик уку елларында ук үрнәкле укучы иде. Ул мавыгып укыды, бигрәк тә 9-11нче сыйныфларда аның белән аралашу кызык иде. Владик ул вакытта инде математика белән мавыгучы, “Квант” журналын яздыручы, авыр мәсьә­ләләрне җиңел чишүче үсмер иде. Аның тирәсендә математика белән мавыгучы кечерәк бер төркем барлыкка килде. Аның белән ярышып укыйбыз, шул исәптән МДУга укырга керү өчен “конкурс” мәсьәләләрен чишәбез. Ул республика конкурсларында катнашты һәм призлы урыннар алды. Әнә шулай Владик мавыгып, уку өчен иҗади мохит булдырды. Укучылар һәм укытучылар арасында “хезмәттәшлек педагогикасы” оештырылды. Яшь математика укытучысы Леонид Лихачев белән бәхәсләшәбез, катлаулы мисалларның оригиналь чишелешләрен табуыбыз истә калган.Академик булгач биргән интервьюсында Владислав Шәйхеләгъзам улы берничә тапкыр: “Миңа күренекле галимнәр, профессорлар белән аралашырга туры килә, ул укытучылар үз һөнәренә тугры калган акыллы кешеләр буларак хәтердә калган”, — дип ассызыклый. Мәктәп укытучыларын зур ихтирам белән искә ала: Гамбәр һәм Әнвәр Мөлековлар, Рим Айдагулов, Фидая һәм Флүр Гәрәевлар — чын халык укытучылары.1966 елда Владислав Шәһапов, Чакмагаш урта мәктәбенең 11нче сыйныфын көмеш медаль белән уңышлы тәмамлап, моңарчы күрелмәгән конкурска карамастан (шул елда илдә 10нчы һәм 11нче сыйныфлар берьюлы чыгарылу сәбәпле, мәктәп тәмамлаучылар саны икеләтә артты), М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керде.Владислав Шәйхеләгъзам улы болай искә ала: “1966 елда, гадәти авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, илнең төп вузына укырга керергә ныклы ният белән Мәскәүгә юлландым. Күрәсең, алган белемем, чыннан да, начар булмаган һәм мин, көмеш медалемне аклап, МДУның механика-математика факультетына укырга кердем. Өченче курста Роберт Нигъмәтуллин — ул вакытта МДУ каршындагы Механика институтында эшләүче яшь фән кандидаты белән таныштым. Очрашу минем өчен хәлиткеч булды. Роберт Нигъмәтуллин җитәкчелегендә курс, диплом эшләре яздым, ә аннары кандидатлык диссертациясен уңышлы якладым”.Диссертация яклаганнан соң Владислав Шәһапов СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиа­лының физика һәм математика бүлегендә башлаган эшен дәвам итте, фәнни тикшеренүләрне Башкорт дәүләт университетында укыту белән бергә алып барды. Фән, эзләнү-тикшеренүләр, белем бирү дөньясына тулысынча чумды.Бу чорда Русия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең фәнни үзәгендә лаборатория мөдире, Стәрлетамәк дәүләт педагогия институтының теоретик физика кафедрасы мөдире, Бөре дәүләт педагогия институтының гамәли математика кафедрасы мөдире. Русия Фәннәр академиясе Уфа үзәгендә, Башкортстан Фәннәр академиясендә эшләгәндә ул унлап лаборатория оештыра. Уфа, Стәрлетамак, Салават, Бөре, Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә аның укучылары төрле аспектлар буенча фәнни-тикшеренү төркемнәрендә эшләп килә. Владислав Шәһапов 60тан артык фән кандидатын һәм 8 фән докторын әзерләгән. Педагогик эшчәнлеге чорында теоретик механика, классик механика, тоташ мохит механикасы, дулкынлы динамика, гетероген системалар динамикасы буенча лекцияләр укый. Ул — 300дән артык фәнни хезмәт һәм авторлык таныклыгы авторы. 2016 елда дөньяда аналогы булмаган “Газ чыгару, транспортлау һәм саклау системаларында гидратларның барлыкка килү һәм таркалу динамикасы” дип атал­ган монография чыгарды.Владислав Шәһапов 1988 елда “физика-математика фәннәре докторы” гыйльми дәрәҗәсен алуга диссертация яклый. 1991 елда — Башкортстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, 2012 елда гамәли әгъзасы итеп сайлана.Владислав Шәһапов һәм аның укучыларының күп кенә тикшеренүләре һәм аларның нәтиҗәләре безнең республика фәне тарихында “пионер” булып тора.Югары нәтиҗәләр өчен Владислав Шәһапов берничә тапкыр СССР Фәннәр академиясенең һәм Ру­сия Фәннәр академиясенең фундаменталь эшләре конкурслары дипломанты булды. Владислав Шәйхеләгъзам улы Теоретик һәм гамәли механика буенча Русия дәүләт комитетының X. А. Рәхмәтуллин исемендәге медале белән бүләкләнде (2011 ел), “Русия фәнни өземтә индексы” мәгълүмат-аналитика системасы мәгълүматлары буенча иң цитаталаштырылучы галимнәр исемлегенә керде һәм “Механика” юнәлешендә Топ-100гә кертелде.Владислав Шәйхеләгъзам улының фәнни эшчәнлек даирәсе шактый киң иде. Аларның күпче­леге сәнәгатьнең төрле тармакларында һәм экологик иминлекне тәэмин итүдә уңышлы кулланыла.Владислав Шәһапов һәм аның укучыларының энергетика үсешен, илнең энергетика иминлеген тәэмин итүче углеводород газлары гидратларын өйрәнү һәм куллану, газ гидратлары яткылыкларын үзләштерү өлкә­сендәге эшләре аеруча кыйммәтле.Владислав Шәһапов, фәнни эшчәнлектә зур уңышларга ирешүгә карамастан, һәрвакыт тыйнак, ягымлы, дус, коллега, укытучы булып кала белде. Ул якташларының казанышлары белән даими кызыксынып, алар белән горурланып яшәде.Владислав Шәһапов зур галим, фәнни мәктәп җитәкчесе генә түгел, матур гаилә башлыгы буларак та билгеле. Сөекле һәм тугры тормыш юлдашы Гөл­чәчәк Гәрәй кызы белән өч бала үстерделәр: Нәфисә — икътисад фәннәре кандидаты, “Роснефть” компаниясенең аналитика бүлеге башлыгы, Наил — рәссам, юрист, Дилара — Технопаркның әйдәүче белгече. Аларның үз гаиләләре, балалары бар.Юбилейларның берсендә: “Үсеп җитеп, эштә дә, шәхси тормышта да уңышларга ирешкәч, әтинең минем эталон булуын аңладым. Балачактан ук әтиемнең үзенчәлекле булуын белә идем. Мин моны әниемнең, аның барлык туганнарының, хезмәттәшләренең аңа мөнәсәбәтендә күрдем. Әлбәттә, миндә әтием өчен горурлык хисе туды. Минем өчен ул бәхәссез авторитет булды һәм булып кала. Әтиемнең минем тормышымда юл күрсәтүче булуын ышанып әйтергә мөмкин. Ул мине үз-үземә ышанырга өйрәтте, һәм мин һәрвакыт әтинең яратуын тойдым. Әгәр кабул ителгән карарның дөреслегенә шикләнсәм, әтинең киңәш­ләре һәрвакыт дөрес булып чыга иде”, — дигән иде кызы Нәфисә.Владислав Шәйхеләгъзам улының укучылары шуларны хәтерли:“Фән өлкәсендә Шәһапов — минем өчен әти ке­бек. Тормышымда ирешкән бөтен уңышларым өчен аңа бурычлымын. Аның минем кебек рәхмәтле уку­чылары күп. Владислав Шәйхеләгъзам улы — уникаль кеше. Беренчедән, ул яңа фәнни идеяләргә бай, икенчедән, әлеге идеяләрен үзенең укучылары бе­лән уртаклашырга ярата, шул ук вакытта кон­трольдә тотарга һәм тормышка ашыру юлларын күр­сәтергә дә онытмый иде. Әгәр ниндидер мәсьәлә белән мавыкса, аңа башы белән чума, тәүлекләр буе йокламый. Аның фикеренчә, табигатьтә тормыш­ка ашмый торган, хәл ителмәслек мәсь­әләләр юк. Аның эштә янганын күреп, читтә битараф калу мөмкин түгел, үзең дә кабынасың, ялкынын сүндер­мәс өчен тырышасың. Бүген дә, аспирантларым белән эшләгәндә, яраткан укытучым принципларына нигезләнеп, аңа охшарга тырышам...” — ди И. К. Гыймалетдинов, физика-математика фәннәре докторы, профессор, УДНТУның физика кафедрасы мөдире.“Аның күпкырлы эшчәнлеге Башкортстанда фән үсешенә зур өлеш кертте. Бәяләп бетергесез тәҗрибәсен һәм тирән белемнәрен күпсанлы укучыларына, үзе оештырган кафедра студентларына тапшырды, югары квалификацияле кадрлар әзерләде”, — ди физика-математика фәннәре докторы, профессор А. А. Гобәйдуллин.“Республика фәне тарихында беренче тапкыр дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни мәктәп төзегән Владислав Шәһаповның казанышлары, аның фәнни хезмәтләре белән горурланам. Владикны авыл мәктәбенең 5нче сыйныфыннан белгәнгә күрә, аның талантына һәм тыйнаклыгына һәрвакыт сокландым, һәм аның бөтен тормышы минем хәтеремдә бер гүзәл, онытылмас көй кебек яңгырый...” — ди дус­ты Венер Нәфыйков.Владислав Шәйхеләгъзам улы үзенең бөтен гомерен, белемен һәм талантын илебез фәненә хезмәт итүгә багышлады.17 мартта аңа 75 яшь тулган булыр иде. Без, яшьлек дуслары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре, укучылары, шушы талантлы, саф күңелле кеше белән аралашканыбыз өчен язмышка рәхмәтлебез.Рәдил Галиев,техник фәннәр кандидаты, Башкортстан нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре.