Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Юбилеең белән, “Ағиҙел”!

Бер гасырлык тарихында “Яңы юл”, “Сәсән”, “Октябрь”, “Әҙәби Башкортостан” исемнәре астында дөнья күргән журналны 1961 елдан алып укучылар “Ағи­ҙел” журналы дип белә. Башкорт халкының рухи язмалары, әдәби комарткылары йөз ел буе чыккан журнал бит­ләрендә үз чагылышын тапты. “Ал журналны кулыңа, нуры төшсен күңелеңә...” “Яңа юл” журналының 1923 елның мартында дөнья күргән тәүге санын Хәбибулла Габитовның “Ярлы башкортка” дигән шигыре ачып җибәрә.Ал журналны кулыңа,Нуры төшсен күңелеңә,Гыйлем нуры чәчелсенЯңа тормыш юлыңа... – дигән юллар басманың бурычларын да күрсәтә, замандашларга, милләттәшләренә чакыру да булып яңгырый.Беренче саннан ук, нәфис әдәбияттан тыш, җәмәгатьчелекне борчыган төрле өлкәдәге мөһим проблемаларны яктырту күз уңында тотыла һәм басманың юнәлеше “сәяси-гыйльми, әдәби-иҗтима-гый айлык журнал” дип билгеләнә. Төрле тематикалы материаллар урын ала: Әхмәдулла Бейешевның “Эшчеләр тәшкиләте (профсоюзлар) һәм дәүләтнең артта калган халыклары”, Муллаян Халиковның “Авыл хуҗалыгы эшләре”, Газим Касыймовның “РСФСРда хөкем эшләре” кебек рәсми, Нуриәгъзам Таһировның “Башкорт телен тарихча төбсү”, Г. Шөнәсинең “Табигать гыйлемнәре вә аларның искиткеч дәрәҗәдә алга китүләре”, Б. Кәримовның “Бездә җыр һәм музыка” гыйльми мәкаләләре басыла. Әдәби материалларга да ныклы игътибар ителә: Исмәгыйль Рәмиевның “Шәрыкның бөек шагыйре Гомәр Хәйям” мәкаләсе, Даут Юлтыйның, Фазыл Туйкинның, Г. Гомәровның шигырьләре, рецензияләре кызыксыну уята.Киләсе саннарда рубрикаларга бүленү дә күзгә ташлана: “Гомум бүлек”, “Гыйльми һәм фәнни бүлек”, “Тарихи материаллар бүлеге”, “Әдәбият бүлеге”.“Яңа юл” журналында С. Мерәсов, Г. Вилданов, Ф. Туйкин, Н. Таһиров күтәренке рухлы мәкаләләр белән чыгыш ясый, Даут Юлтый (ул журналның мө-хәррире була), Мәҗит Гафури, Булат Ишемгол, Хәбибулла Габитов кебек авторлар әдәбиятны баета.Журналның барлыгы 11 саны дөнья күрә, 1924 елның февраль-март саныннан соң яңадан дәвам итми. “Белем вә аң бөтен гражданга...” 1924 елның гыйнварыннан Башкортстан мәгариф халык комиссариаты һәм аның янындагы гыйльми оешма тарафыннан “Белем” дигән журнал (мөхәррире – Имай Насыйри) чыга башлый. “Матбага, кәгазь һәм язу көчләрен һәм башка расходларны икътисад итү өчен” ул “Яңа юл” журналы белән берләштерелә. Журналның төп рубрикалары – “Тел һәм әдәбият”, “Тәнкыйть һәм библиография”, “Дөнья һәм урыс әдәбиятыннан тәрҗемәләр”. Күрүебезчә, педагогик юнәлешле булса да, сүз сәнгатенә дә җитәрлек урын бирелә.Белем вә аң бөтен гражданга,Илдә бер надан да калмасын! – дип лозунг ташлый Төхфәт Янәби бер шигырендә. Нәкъ “Белем”дә Г. Хәйринең, Г. Амантайның, М. Гафуринең, Г. Гомәрнең, И. Насыйриның, Х. Габитовның,С. Кудашның, Т. Янәбинең һәм башкаларның әдәби әсәрләре еш дөнья күрә.Журнал битләрендә революцион җырларны (“Интернационал”, “Яшь гвардия” һ. б.) башкорт теленә тәрҗемә итү буенча конкурсларның барышы һәм йомгаклары, Д. Юлтыйның иҗатчыларга багышланган “Яңа әдәби агымнарның гегемониясе турында”, Сәгыйть Мерәсовның “Башкорт тарихы турында” кебек мәкаләләре, М. Гафуринең “Бишенче ел революциясе турында истә калганнар” истәлекләре укучыларда зур кызыксыну тудыра.1927 елда “Белем” журналы редакциясеннән “Чәчән” һәм “Яңалык” журналлары бүленеп чыга. “Сөйлә, “Чәчән”, әйдә, ач китапны!..” 1927 елның гыйнварында әдәби-нәфис журнал – “Чәчән”нең беренче саны дөнья күрә. Ул Д. Юлтый, К. Идел-гуҗа, И. Насыйри, Г. Дәүләтшиннар мө-хәррирлегендә байтак тиражда чыга башлый.Беренче санда Хәбибулла Габитовның журналга багышланган шигырендә шушындый юллар бар:Сөйлә, “Чәчән”, әйдә, ач китапны!..Сөйләп аңлат канлы буатны!Сөйлә күп изелгән эшче халыкны...Кан аралаш тамган күз яшьне.Бу фикер шул чор хөкүмәтенең милли әдәбиятны һәм мәдәниятне үстерүдәге ролен һәм максатларын да күрсәтә.“Чәчән”дә шундый даими бүлекләр алып барыла: “Нәфис, әдәби хикәяләр, шигырьләр, халык поэзиясе һәм әкиятләре”, “Көлке-һәжү”, “Әдәби әсәрләргә тәнкыйть һәм библиография”, “Театр һәм музыка”, “Фән һәм техника яңалыклары” һәм башкалар.Бай иллюстрацияле, бик эчтәлекле һәм күләмле, зур катыргы тышлы басма 1929 елның ахырына кадәр әдәби-мәдәни мохитнең үсешенә мул өлеш кертә. “Октябрь”дә кемнәр эшләгән? 1930 елның 1 гыйнварыннан моңа кадәр аерым басылган “Чәчән” һәм “Яңа-лык” журналларын бергә кушып, “Октябрь” исеме астында берләштерү карала. Җаваплы мөхәррире Даут Юлтый була. Җаваплы мөхәррирләр еш алмашып тора – 1934 елдан 1941 елга кадәр “Октябрь” журналында Б. Ишемгол, Г. Амантай, К. Янәби, Х. Кәримов, Низам Кәрипләр эшли.Язучылар А. Таһиров, Д. Юлтый, Г. Дәүләтшин, Г. Амантай, К. Янәби, Б. Ишемгол, И. Насыйри, Х. Габитов, Г. Хәйриләр, революциягә чаклы ук зур танылу алган М. Гафури һәм С. Кудаш, Г. Гомәр һәм башка әдипләр башкорт әдәбиятын төрле жанрдагы әсәрләр белән баетуын дәвам итә.Алар эзеннән килгән Р. Нигъмәти, Г. Сәлам, М. Бурангулов, М. Хәй, С. Агиш, З. Биишева, Һ. Дәүләтшина, С. Мифтахов, Б. Вәлид, К. Даян, С. Кулибай, Б. Бикбай, А. Карнай, Ә. Вәли, М. Сөндекле, М. Абдуллин, Б. Хәсән, М. Кәрим, Җ. Киекбаев, К. Кинҗәбулатова, Ә. Харисов кебек яңа исемнәр күренә башлый.Нәкъ “Октябрь” журналы битләрендә 1940 елда башкорт халык иҗаты үрнәкләре “Акбузат”, “Изүкәй менән Морадым” эпослары басылып чыга.Шулай да бу чордагы әдәби процесска репрессияләр дулкыны нык зыян китерә. Бөек Ватан сугышы башлангач, “Октябрь” журналы чыгудан туктый. “Әдәби Башкортстан”га үзгәртелә Сугыш елларындагы өзеклектән соң, 1946 елның ноябрендә “Октябрь” журналы яңадан нәшер ителә башлый. Җаваплы мөхәррир – Г. Зөлкарнәев (1946-48), редколлегия әгъзалары С. Агиш,С. Кудаш, Ә. Кирәй (Кирәй Мәргән),Р. Нигъмәти, Ә. Усманов, Ә. Харисов була. Журнал әдәби әсәрләр, күзәтүләр белән бергә шул чор сәясәтенә ярашлы, партия эшен пропагандалый.1949 елдан башлап “Октябрь” журналының аталышы үзгәртелеп, “Әдәби Башкортстан” булып чыга башлый, җаваплы мөхәррирләре – С. Агиш (1949-51), Ә. Вәли (1951-55) була. Зәңгәр тышлыклы “Ағиҙел” Агыйдел дулкыннары, ялгыз акчарлак, ә сулда югарыда Салават батырның һәйкәле сынландырылган зәңгәр тышлык белән журнал 1961 елның гыйнварыннан чыга башлый. Бу үзгәрешләрне бик күпләр Хәким Гыйләҗевнең баш мөхәррир булып эшләгән еллары белән бәйли. Чыннан да, берничә ел эчендә журналның тиражы нык арта, Башкортстанда гына түгел, гомумән, барлык Советлар Союзында тарала.Шул ук вакытта әдәбиятның үсеше белән дә аңлатыладыр бу уңай үзгәреш-ләр. Нәкъ бу чорда каләм осталары Һ. Дәүләтшина, З. Биишева, М. Кәрим, Н. Мусин, Ә. Бикчәнтәев, Н. Нәҗми, Ә. Хәкимов, Р. Гарипов, М. Гали, Я. Хамматов, Ә. Мирзаһитов, А. Абдуллин, Ф. Исәнгулов, Р. Низамов, Д. Исламов һәм башкаларның иң яхшы иҗади үрнәкләре журнал битләрендә урын ала. Рәшит Назаров, Равил Бикбаев кебек яңа йолдызлар балкый.Соңыннан да “Ағиҙел” журналы үзенең традицияләрен саклап кала. Төрле елларда эшләгән баш мөхәррирләр Әсгать Мирзаһитов (1968-73), Рәис Низамов (1974-78), Әмир Гәрәев (1978-88), Булат Рәфыйков (1988-98), Сафуан Әли-баев (1998-2002), Әмир Әминев (2002-16), Рәлиф Кинҗәбаевлар (2016-20) басманың принципларына тугры калып, рухиятне үстерү юлында җиң сызганып хезмәт салды.Шуны әйтергә кирәк: “Ағиҙел” – оештыручы да. Язучы Булат Рәфыйков мөхәррир булган чакларда журнал эчендә журналлар оештырыла. Шулардан “Бәпембә” – “Акбузат”ка әйләнә, “Шоңкар”, “Ядкәр” (хәзер ул “Проблемы востоковедения” дип атала) журналлары үзаллы нәшер ителә башлый. “Ағиҙел”нең бүгенгесе Бүген “Ағиҙел” журналын билгеле драматург, язучы Мөнир Кунафин җитәкли. Яңа мөхәррир килү белән басманың тышлыгы да, эчтәлеге дә үзгәреш кичереп, җанланып китте. Шулай да басма иң яхшы традицияләренә – укучыларда нәфис сүз ярдәмендә илсөярлек, гү-зәллек тойгыларын үстерүгә, әдәби гәүһәрләр белән таныштыруга – туры калды. Журнал коллективы 100 еллыкка багышлап конкурслар үткәрде һәм үткәрә. Алар — Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев исемендәге поэмалар конкурсы, Сабир Шәрипов исемендәге хикәяләр ярышы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемендәге премиягә бәйге, Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин исемендәге повестьлар конкурсы. Монннан тыш, басманың “Акмулла арбасы” проекты Башкортстан Башлыгы грантлар бәйгесендә җиңеп чыкты. Бу проект буенча “Ағиҙел” журналы коллективы республикада гына түгел, күрше өлкәләрдә дә, Мәскәүдә дә “түгәрәк өстәл”ләр, осталык дәресләре, очрашулар, төрле чаралар үткәрде. Ә “Акмулла арбасы”ның йөзек кашы – “Ағиҙел”дән – 100 хикәя” дигән ике томлыкны укучы бик шатланып каршы алды. Бу эшләр барысы да туган телгә, рухиятебезгә көч өсти, мәдхия булып яңгырый, йөрәкләрне канатлы итә! Луиза Кирәева,“Ағиҙел” журналының җаваплы сәркәтибе.