“Аек авыл” конкурсы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчкечелекне кисәтү буенча нәтиҗәле эш алып барылган авылларны ачыклауны һәм бүләкләүне күздә тота. Бу конкурска җәмәгатьчеләр генә түгел, ә урындагы һәм дәүләт власте органнары да кушылды. “Аек авыл” исеменә дәгъва итүчеләр, мәсәлән, эчкечелеккә каршы көрәш буенча чаралар үткәрергә, төрле мәгърифәтчелек эшләре алып барырга тиеш. “Аек авыл” конкурсын Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы), Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары һәм республиканың башка ведомстволары оештырды. Конкурс буенча чаралар Башкортстан Башлыгы гранты исәбенә тормышка ашырыла.Агымдагы елда “Аек авыл” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүгә барлыгы 40 миллион сум бүләчәкләр. Иң зур күләмле акчалата бүләк — 6 миллион сум “Зур торак пунктлар” номинациясендә җиңүчегә тәгаенләнә. Башка номинацияләрдә җиңүчеләргә 5, 4 һәм 3 миллион сум бирү каралган, ягъни приз суммасы авылның зурлыгына бәйле. “Аек авыл” проекты, хәбәр ителүенчә, үткән елның сентябреннән шушы елның беренче яртысында ике этапта гамәлгә ашырыла.Әлеге акциягә Илеш районының Теләкәй авылы да кушылды. Акция кысаларында биредә шушы көннәрдә “Чишмә буенда самавыр бәйрәме” дигән җырлы-моңлы чара узды.Теләкәйлеләр тантанасында Башкортстан Республикасы Башлыгы киңәшчесе, Башкортстанның атказанган металлургы, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Расих Хәмитов, “Без башкортлар” оешмасы җитәкчесе Радик Бәхтиев, Бөтендөнья башкортлары корылтае белгече Батырша Күчемханов, Илеш муниципаль районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район Советы рәисе Наил Гайнуллин, район Советы секретаре Игорь Никифоров, район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Илшат Сибәгатуллин да катнаштылар.Дәрәҗәле кунакларны каршы алганнан соң авыл тантанасы мәчеттә дога укудан башланды. Гыйлемҗан Биктимеров ата-бабалар, ил азатлыгы өчен башларын салган әрвәх-мәрхүмнәр рухына аять-сүрәләр укыды. Шуннан соң җыелучылар Бөек Ватан сугышы каһарманнары, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган яугирләр истәлеген мәңгеләштергән һәйкәлгә чәчәкләр салды.Авыл мәдәният йортына җыелучыларны Теләкәй һәвәскәрләре җыр-моң белән каршы алды. Биредә авылдашларның кул эшләреннән, иҗат җимешләреннән күргәзмә оештырылган иде. Анда нәрсә генә юк: өй түрләрендә үсеп утырган чәчәкләрне хәтерләтүче чигелгән картиналар, диван-урындыкларга япмалар, кофта, свитер һәм оекбаш, бияләйләрдә бер бизәк тә кабатланмаган, һәр кеше, үз фантазиясеннән чыгып, искиткеч бәйләм үрнәкләре иҗат иткән. Барысы да игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Һәрберсе сокланып карап торырлык. Шунда ук атлы спорт остасы, авылда һәм районда гына түгел, республикада һәм аннан читтә дә билгеле Фаил Әлтәповның казанышлары турында сөйләүче күпсанлы кубоклар урнаштырылган иде.Сәвия Вәлиуллина Теләкәй авылының кыскача тарихы, эшсөяр төбәкнең казанышлары, мактаулы уллары һәм кызлары турында мавыктыргыч итеп чыгыш ясады. Аның сүзләрен “Теләкәй: булмышлар, язмышлар...” китабының автордашы, Кораллы Көчләр һәм хезмәт ветераны Радик Зыязов куәтләде. Авылның фидакарь хезмәткә нигезләнгән данлы үткәнен искә төшерде алар.Фидакарь хезмәт, дигәннән. Теләкәй авылы хезмәтчәннәре Илеш районы елъязмасында җуелмас эз калдырган. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы чорында, 1944 елда, хезмәт уңышлары өчен авыл эшчәннәренә Иосиф Сталин Рәхмәт хаты җибәргән.Гомумән, биредә мул тормышның нигезендә намуслы һәм тырыш хезмәт ятуын яхшы аңлаучы кешеләр яши. Үз вакытында (узган гасырның 30-50нче елларында) Теләкәй МТСы тирә-якта дан тоткан. Хәзер исә авылда басучылык һәм терлекчелек продукциясе җитештерү белән “Илеш МТСы” шөгыльләнә. Авылдагы уңган кешеләр тырышлыгына таянучы, заманча техника белән коралланган хуҗалык Теләкәй авылының, Илеш районының социаль-икътисади куәтен үстерүгә лаеклы өлеш кертә. “Илеш МТСы” директоры Равис Зарипов туган авылын төзекләндерү эшләрендә зур матди ярдәм күрсәтә. Гомумән, биредәге һәр башлангычта — авылны төзекләндерү булсынмы, бәйрәм чаралары яисә китаплар бастыру булсынмы — Равис Газизҗан улы һәрчак төп спонсор булып чыгыш ясый. Аек тормышлы авыл бәйрәменә килүчеләр “Илеш МТСы” һәм А. Мәрвәрованың җиләк үстерү хуҗалыгы мөмкинлекләре белән дә танышты һәм соклануларын яшермәде.Бәйрәм чаралары Теләкәй авылындагы “Бәләкәй улак” чишмәсе буенда дәвам итте. Бу чишмәнең үз йөрәк тибеше, кабатланмас тәме, дәвасы бар, диләр. Аның тәмле һәм шифалы суы озак торса да, сыйфатын югалтмый, авылдашлар бу чишмәләрен иң саф, сихәтле сулы дип саный, горурлана. Җырлап торучы чишмә хәзер авыл күркенә, үзенчәлекле ял урынына әверелде. Чишмәгә таба уңайлы юл салынган, киленнәргә су юлын күрсәтү йоласын үткәрергә бөтен шартлар бар, хәтта бию мәйданчыгы да ясалган.Көн салкынча булса да, эчсәң чәй – күңелдә җәй, дигән әйтемнең хаклыгын раслагандай, чишмә мәйданы халык белән тулы иде. Авыл хуҗабикәләре пешергән ризыклардан өстәлләр сыгылып тора. Борынны кытыклап, балачактан таныш әчкелтем төтен чыгарып, самавырлар чыжлап утыра, учакта пылау пешә, сәхнәдән һәвәскәрләрнең җырлары яңгырап тора...— Социаль-көнкүрешне тагы да яхшырту өчен Илеш районы, шул исәптән безнең биләмәдәге авыллар да, республикада игълан ителгән программаларда актив катнаша һәм матур нәтиҗәләргә ирешә. Мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ) — халыкның актив катнашлыгында көнүзәк социаль проблемаларны оператив рәвештә ачыклау һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирүче механизм. Һәр көн үз мәшәкате белән туа, диләр бит, шуңа күрә авылда хәл итүне көткән мәсьәләләр бетеп тормый. Юллар салу, мәктәпләрне, мәдәният йортларын ремонтлау, су үткәрү, урамнарны яктырту, гомумән, территорияләрне төзекләндерү һәм башкалар. Мәсәлән, без 2016 елдан башлап шушы һәм “Эшлекле гамәлләр” программаларында катнашып, Исәнбай авылы мәдәният йортына ремонт үткәрдек, Теләкәй һәм Олы Ялан авылларында суүткәргеч системаларын көйләдек, трактор сатып алдык, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл куйдык, моңа кадәр салынганын төзекләндердек. Юлларны ремонтладык. Шулай ук спонсорлар ярдәме белән дә байтак төзекләндерү эшләре башкарыла. Атап әйткәндә, Теләкәйдә мәчет салынды, шушы авылда һәм Исәнбайда зиратларны яңа койма белән әйләндереп алдык, урамнарга заманча яктырткычлар урнаштырдык, — диде Теләкәйдә тырыш игенчеләр гаиләсендә туып-үскән, хәзер Исәнбай авылы хакимияте (Теләкәй дә шушы авыл Советына карый) башлыгы Фәгыйтьҗан Зарипов.“Аек авыл” республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган бу авылга Илеш район Советы секретаре Игорь Никифоров 300 мең сумга сертификат тапшырды.Теләкәйнең авыл бәйрәме халыкның уңганлыгын, җитәкчеләрнең булдыклылыгын, борынгыдан килгән милли бизәкләрнең яңа төсләр белән балкуын исбатлады. Бу төбәкнең киләчәккә матур өметләр баглап, яхшылыкка омтылып яшәвен дәлилләде бу чара.Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.