Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узган җыелышның темасын да “Ак калфак”лылар шушы көнгә туры китереп сайлаган. “Хатын-кыз – милләт сакчысы” дигән исем астында узган күркәм очрашуда Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе башлыгы Марат Яхин, бүлекчә җитәкчеләре һәм әгъзалары катнашты.Башкортстандагы “Ак калфак” оешмасы телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау юнәлешендә чирек гасыр хезмәт итә. 2014 елга кадәр аның оешмасы Уфада гына булса, хәзер инде республикабызның 22 районында 60тан артык бүлекчәсе бар. Бишбүләк районы бүлекчәсе – аның тәүге карлыгачы. Менә инде дистә елга якын аңа Лилия Мусаева җитәкчелек итә. Аларның уңышлары турында бик күп сөйләргә мөмкин: төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәрвакыт җиңүчеләр исемлегендә. Шулай да аларның төп бурычы – үзләренең җирлегендә булган гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнеп, киләсе буыннарга тапшыру. Хәзер инде бу юнәлештәге эшчәнлеккә Биш