Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Мәзәк

Егет кеше сөйли:

Автобус тукталышында янымда басып торган бер кешедән сорадым:

- Абзый, хәзер сәгать ничә?

Ул җавап бирмәде. Тагын сорадым, тагын җавап бирмәде. Миңа игътибар да итми. Мин аңа әйттем: "Нигә җавап бирмисең, синнән бернәрсә дә сорамадым, фәкать вакыт күпме икәнен генә сорадым?!"

Ул миңа әйтте:

- Мин сиңа җавап бирмәячәкмен.

Мин аңа әйттем:

- Ник ?!

Ул миңа әйтте:

- Әгәр мин сиңа сәгать ничә икәнлеген әйтсәм, син миннән автобусның китү вакыты турында сораячаксың, һәм син минем белән сөйләшүне дәвам итәчәксең, автобуста минем янда утырып барачаксың. Без дуслашып китәргә мөмкин. Минем чибәр кызым бар. Ул сиңа ошарга мөмкин. Син дә чибәр. Кызыма ошарга мөмкинсең. Бу миңа зур проблема тудырачак... Шуны бел, минем һич кенә дә сәгате дә булмаган кешегә кызымны кияүгә бирәсем килми.

(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)