Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Сезнең вакыт безгә дә кадерле"

Без КФҮләрдә көтү вакытын тагын да кыскарттык, ул уртача 2 минут тәшкил итә, - дип яза Радий Хәбиров. - 2022 елда безнең офислар 5 миллионнан артык эш кабул итте һәм 1,5 миллионга якын консультация бирде.Халыкның КФҮгә мөрәҗәгатьләре үзгәрде, СВО белән бәйле булганнар өстәлде. Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән күчеп килүчеләргә түләү өчен документлар кабул итү максималь оператив рәвештә оештырыла. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләре белән эш тизләтелде.Элеккечә, бизнеска ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез. Кыска вакыт эчендә барлык «Минем документларым» үзәкләрендә эшкуарларга төбәк һәм федераль кризиска каршы ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү оештырылды.Милек хокукларын теркәү, җир-милек мөнәсәбәтләре белән бәйле башка юнәлешләрне дә үстерәбез.Иң мөһиме - халык сыйфатлы һәм вакытлы хезмәтләр алсын, чиратта тормасын, вакытны әрәм итмәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез.