Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенконың сәфәре вакытында расланган «Юл картасы»на ярашлы рәвештә, кайбер чаралар буенча бик кыска вакыт билгеләнгән.- Без кампусның беренче чираты буенча төзелеш-монтаж эшләрен оештыру; җир кишәрлекләрен һәм милекне концессионерга тапшыру; оештыручылар составын һәм идарә структурасын үзгәртү; проектны финанслауны башлау һәм югары уку йортлары тарафыннан җиһазлар сатып алу белән бәйле кайбер мәсьәләләрне оператив хәл итәргә тиешбез, - диде Министрлар кабинеты җитәкчесе.Премьер-министр кампусның беренче чираты проект документациясенә дәүләт экспертизасы узу темасына җентекләп тукталды. Бүгенге көндә баш дәүләт экспертизасының күпчелек искәртмәләре бетерелгән. Аларның бер өлеше буенча төзәтмәләр экспертлар каравында, тагын берничәсе буенча аерым конструктив һәм күләм-планлаштыру карарлары буенча проект документациясе камилләштерелә.Проектны гамәлгә ашыруның барышы турында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премь