Быел конкурста 100дән артык гаилә катнашты, алар арасында республика гаиләләре генә түгел, ә башкортлар оешып яшәгән Русия төбәкләре вәкилләре дә бар иде. Финалга 14 гаилә үтте, әмма 13 гаилә генә килә алды."Безнең ил күркәм гаиләләргә бай. Анда әни-әти, дәү әни-дәү әти дә бар. Анда балаларны туган телләренә, һөнәр серләренә, эшкә өйрәтәләр, иң мөһим асыл кыйммәтләрне, традицияләрне җиткерәләр. Һәм безнең шундый искиткеч гаиләләребез булганда, беркем дә илебезне җимерә алмаячак. Сез — Ватаныбызның милли байлыгы", - дип сәламләде финалчыларны Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина.Традиция буенча конкурс зона һәм республика этапларында узды. Жюри карарны гаиләләр тәкъдим иткән видеопрезентацияләр нигезендә кабул итте. Катнашучылар үзләренең гаилә традицияләрен һәм бәйрәмнәрен, һөнәрләрен һәм хоббиларын күрсәтте. Шулай ук роликларда гаилә кыйммәтләрен, күпбалалы һәм сәламәт гаиләнең өстенлекләрен пропагандалау чагылдырылган иде.Жюри эше нәтиҗәләре буенча «Үрн