БСТда брифинг вакытында "Росприроднадзор"ның Көньяк Урал төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Салават шәһәрендәге күчмә лабораторияләрнең реаль вакыт режимында эшләве турында комментарий бирде.Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова кушуы буенча "Росприроднадзор"ның Көньяк Урал төбәкара идарәсе белгечләре ЦЛАТИдан коллегалары белән көн саен атмосфера һавасының сыйфатын анализлау буенча эш алып бара.Хезмәт җитәкчесе урынбасары эшнең тәүлек әйләнәсенә алып барылуын, үлчәүләрнең төнлә дә, көндез дә башкарылуын әйтте.- Моннан тыш, Салават, Стәрлетамак, Ишембай шәһәрләрендә яшәүчеләр актив позициядә тора. Белгечләр, шулай ук, комментарийлар бирә, башкарылган эш турында сөйли. Бүген билгеләнгән фактлар буенча без лабораториядән протоколлар көтәбез һәм алга таба предприятиеләрнең эш процессын яхшыртуга бәйле эшләр белән шөгыльләнәчәкбез, - дип сөйләде Андрей Алексеевич һәм тамашачыларга күчмә лаборатория җиһазларын күрсәтте.Башкортстан Р