Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уртак эшләр алда әле

Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.“Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының карары дәүләт башлыгында Сезнең казанышларыгызны тану, шулай ук Кытайның алга таба социаль-икътисади үсеше һәм дөнья аренасында милли мәнфәгатьләрне яклау буенча алып барылган курска киң ярдәм күрсәтү турында дәлил булып тора”, — диелә Русия башлыгы телеграммасында.Путин Си Цзиньпинның Русия-Кытай партнерлыгын һәм дәүләтләр арасындагы стратегик хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде. Ул шулай ук бу хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә ышаныч белдерде һәм региональ һәм халыкара мәсьәләләр буенча уртак эшне дәвам итәргә чакырды.Русия Президенты шулай ук Кытай лидерына дәүләт эшчәнлегендә уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.Фото: РИА Новости